Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Сөенечле вакыйгалар атнасы

Узган атна азагында район өчен мөһим вакыйгалар тантаналы төстә билгеләп үтелде. Җиңү паркы һәм РФның Биектау муниципаль районындагы Пенсия фонды идарәсе, Мәшгульлек үзәге һәм пенсияләр тарату хезмәте урнашкан күп функцияле Үзәкнең тантаналы ачылышы булды. Шушы уңайдан биектаулылар янына кунакка Татарстан Республикасының хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм...

Узган атна азагында район өчен мөһим вакыйгалар тантаналы төстә билгеләп үтелде.
Җиңү паркы һәм РФның Биектау муниципаль районындагы Пенсия фонды идарәсе, Мәшгульлек үзәге һәм пенсияләр тарату хезмәте урнашкан күп функцияле Үзәкнең тантаналы ачылышы булды. Шушы уңайдан биектаулылар янына кунакка Татарстан Республикасының хәрби комиссары генерал-майор Сергей Погодин, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова, РФ Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге управляющие Марсель Имамов, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстандагы региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Аржаков һәм башкалар килде.
Җиңү паркына авыл кешеләре, район мәктәпләрен-дәге кадет сыйныфлары укучылары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма җитәкчеләре җыелды. Район халкының һәм килгән кунакларның яңа ял итү урыны ачылышында чыгыш ясаганда район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин: "Әле бу башы гына. Җиңү һәм ял паркы яшьләрнең очрашу һәм танышу, төрле чаралар уздыру, барлык биектаулыларның яраткан ял итү урынына әверелсен", - диде.
Паркта төзелеш эшләре дәвам итсә дә, андагы күп объектлар эшләнеп бетте инде.
Район күләмендәге барлык чаралар уздырыла һәм киләчәктә дә уздырылачак мәйданчыктан тыш, хәрби техника: самолет, танк, туплар, "град" реактив җайланмасы куелган мәйданчыклар да җиһазланды. Бөек Ватан сугышында Җиңү көнен якынайту өчен тырышып эшләгән тыл хезмәтчәннәре, локаль каршылыклар һәм сугышчан хәрә-кәтләрдә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәлләр барлыкка килде. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында биредә төзекләндерү, "Урман әкияте" балалар шәһәрчеге, кафе, бию-ләр мәйданчыгы, фонтан һәм башка төрле ял итү, күңел ачу урыннары төзү дәвам иттереләчәк.
Республика хәрби комиссары Сергей Погодин, биек-таулыларга мөрәҗәгать итеп, мондый парк төзү балаларда һәм яшьләрдә фашист дигән ерткычның умыртка сөяген сындырган өлкән буынга карата хөрмәт тәрбияләргә ярдәм итәчәк, диде. Ул шушындый эш башлап җибәрүе өчен район башлыгына рәхмәт белдерде, ветераннарга сәламәтлек һәм иминлекләр, ә балаларга әтиләре һәм бабалары нигез салган гореф-гадәтләрне дәвам итүләрен теләде.
Вадим Аржаков Биектау районында "Бердәм Россия" партиясенең "Тарихи истәлек" проекты кайнар яклау тапты, дип билгеләп үтте. Ул ачылган паркның район кешеләре өчен игелекле урын булуын теләде.
Бу көнне "ГЛАФ-Строй" җәмгыяте төзүчеләренә, Биектау МТСы директорына һәм ТР хәрби комиссариатының Биектау районы буенча бүлек начальнигы - паркка хәрби техника үрнәкләрен кайтартуда актив катнашкан Александр Найденовка Мактау грамоталары тапшырылды.
«Балкыш» балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләрнең эчтәлекле чыгышы тантананың матур бизәгенә әйләнде.

Рәсемнәрдә: Биектауда Җиңү паркын ачу тантанасында: хәрби техника; Р.Кәлимуллин һәм С.Погодин яңа һәйкәлгә чәчәкләр сала; ветераннар; кадет сыйныфы.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев