Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Районда тормыш алга бара

Җомга көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Биектау муниципаль районында булды. Район Советының республика Хөкүмәте башлыгы катнашкан утырышы башланганчы ул яңа янгын-химик станциядә, район больницасында һәм мәдәният йортында булды. Район үзәгенә барганда аны юл уңаеннан Биектаудагы Боз сарае һәм Җиңү Паркы төзелеше белән таныштырдылар. Шушы ук көнне...

Җомга көнне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков эш визиты белән Биектау муниципаль районында булды.

Район Советының республика Хөкүмәте башлыгы катнашкан утырышы башланганчы ул яңа янгын-химик станциядә, район больницасында һәм мәдәният йортында булды. Район үзәгенә барганда аны юл уңаеннан Биектаудагы Боз сарае һәм Җиңү Паркы төзелеше белән таныштырдылар.

Шушы ук көнне Биектауда атказанган тренерлар А.Ш. Шәйхетдинов белән М.М. Сәхабетдинов призына билбау көрәше буенча чираттагы Бөтенроссия турниры башланды. Илдар Халиков Татарстан спортчылары гына түгел, ә илнең башка күп төбәкләреннән килгән көрәшчеләр дә катнашкан әлеге ярышларның ачылышында катнашты.

Әле күптән түгел генә поликлиника һәм стационар биналарының алгы ягына капиталь ремонт ясалган район үзәк больницасында заманча кабул итү бүлеге төзелде. Диагностика һәм дәвалауның сыйфатын яхшырту өчен биш миллион сумлык җиһазлар сатып алынды. Реконструкция эшләренең беренче этабыннан соң икенчесе башланачак: поликлиника, шул исәптән балалар поликлиникасы киңәйтеләчәк, җиһазландыруны модернизацияләү дәвам итәчәк.

Биектау муниципаль район Советының аннан соң булган утырышында 2011 нче елда башкарылган эшләр һәм 2012 нче елга алда торган бурычлар турындагы отчет доклады белән район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин чыгыш ясады.

Ул әйтеп киткәнчә, финанс-икътисад кризисы, 2010 елгы гадәттән тыш эсселек нәтиҗәләренә карамастан, район алга таба хәрәкәт итте. Керемнәр буенча бюджет 712,3 миллион сумга башкарылган, чыгымнар буенча - 704 миллион сумга. Районның үз керемнәре 36,6 процент тәшкил иткән. Сәнәгать өлкәсендәге, торак төзелешендәге уңай нәти-җәләр, мәктәпләргә, күп фатирлы йортларга ремонт уздыру, Биектау район үзәк больницасын модернизацияләү турында сөйләгәндә, район башлыгы җитди тырышлык куярга тиешле өлкәләрдәге кимчелекләр турында да телгә алды. Болар: гаилә фермалары оештыру, шәхси-ярдәмче хуҗалыкларга кредитлар бирү, төзелеш, барлык авыллардагы юлларны асфальтлау, яңа балалар бакчалары ачу, спортны үстерү.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков биектаулыларның эшен һәм Биектау муниципаль районы башлыгы постында Р.Г.Кәлимуллинның эшчәнлеген уңай бәяләде. Ул республикада соңгы вакытта ирешелгән төп казанышларны билгеләп үтте. Казанышлардан иң әһәмиятлеләре: 2011 елда Татарстанда туучылар саны үлүчеләр саныннан артып киткән. Бу сәламәтлек саклауга, технологик медицинага акчалар кертүгә, аның заманча диагностика һәм башка җиһазлар белән тәэмин ителүен ныгытуга зур игътибар бирү нәтиҗәсе.

ТР Хөкүмәте башлыгы канәгатьләнү хисе белән ассызыклаганча, районда Рөстәм Кәлимуллинның активлыгы аркасында башкарылган эшләрнең күләме шактый зур. Мөһим объект - "Каменка" күпере, ул күпләгән кешеләр өчен тимер юл аша хәрәкәт итүне җиңеләйтте.

Район Советы утырышы Россия Президентын сайлаулар алдыннан уздырылганлыктан, Илдар Халиков район халкының активлык күрсәтәчәгенә һәм кешеләрнең илнең тотрыклы үсешен, Россиянең дөньяда абруе даими үсә һәм ныгый баруын тәэмин иткән кандидат файдасына тавыш бирәчәгенә ышанычын белдерде.

Утырыштан соң Премьер-министр Биектау районының авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.

Рәсемнәрдә: 2012 нче елның 24 февралендә ТР Премьер-министры Илдар Халиковның Биектау районында булу мизгелләре.

А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев