Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Район Советының чираттан тыш утырышы

2014 нче елның 8 нче сентябрендә Биектау муниципаль район Советының чираттан тыш 41 нче утырышы булды. Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Президентының территория-ләр белән эшләү Идарәсе баш киңәш-чесе Илдар Ибраһимов катнашты. Депутатлар район башкарма комитеты...

2014 нче елның 8 нче сентябрендә Биектау муниципаль район Советының чираттан тыш 41 нче утырышы булды.

Аны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин алып барды. Утырыш эшендә Татарстан Республикасының Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская, Татарстан Республикасы Президентының территория-ләр белән эшләү Идарәсе баш киңәш-чесе Илдар Ибраһимов катнашты.

Депутатлар район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Зәйнуллинның сәламәтлеге торышы буенча отставкага китүе турындагы гаризасын карадылар. Аны вазифасыннан азат итү турындагы карар бертавыштан кабул ителде. Нәтиҗәле, бердәм эше өчен Раил Әюповичка депутатлар рәхмәт белдерде. Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкару район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Люция Гобәйдуллинага йөкләнде.

Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен срогыннан алда туктату сәбәпле, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев