Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

РАЙОН БАШЛЫГЫ ЧЫРШЫСЫНА ИҢ ЛАЕКЛЫЛАР ҖЫЕЛДЫ

Яңа ел чыршысы тамашалары декабрьдә башланып китте һәм кышкы каникулда - гыйнвар аенда дәвам итте. Бишенче гыйнварда Биектау районы башлыгы чыршысына уку алдынгылары һәм мәктәпләрнең җәмәгать тормышында актив катнашучы укучылар чакырылды. Биектау үзәк мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән залына 24 урта һәм 3 төп гомуми белем бирү мәк-тәбеннән йөз кыз һәм...

Яңа ел чыршысы тамашалары декабрьдә башланып китте һәм кышкы каникулда - гыйнвар аенда дәвам итте. Бишенче гыйнварда Биектау районы башлыгы чыршысына уку алдынгылары һәм мәктәпләрнең җәмәгать тормышында актив катнашучы укучылар чакырылды.
Биектау үзәк мәдәният йортының бәйрәмчә бизәлгән залына 24 урта һәм 3 төп гомуми белем бирү мәк-тәбеннән йөз кыз һәм малай (1-6 сыйныфлар) җыелды. Алар белән бергә педагоглары һәм ата-аналары да килгән иде.
Сәләтле балаларны сәламләп, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин: "Шундый зур районнарның берсендә иң-иң яхшылар арасында булу зур әһәмияткә ия. Сез безнең өметебез, без сезгә ышанабыз һәм тиздән рульне дә сезгә тапшырачакбыз. Районны җитәкләү һәм аның тормышын, эшен алып бару өчен сәламәтлек тә, акыл да, белем дә кирәк", - диде. Рөстәм Галиуллович яңа ел укучыларга яңа уңышлар алып килсен, дип теләде. Балаларны районның мәгариф бүлеге начальнигы Нияз Әхмәтҗанов та котлады. Педагог буларак, ул аларның "бишле"гә генә укуларын һәм сәламәт яшәү рәвешенә өстенлек бирүләрен теләде.
Матур итеп киенгән балаларга һәм әниләре-әтиләре, әбиләренең бәхетле йөзләренә каравы да күңелле! Һәр мәктәп тә әлеге чыршыга ниндидер сыйфатлары белән башкалардан аерылып торучы укучыларны җибәргән. Әйтик, Дөбъяз урта мәктәбеннән бәйрәмгә алтынчы сыйныф укучысы Ләйсән Әминова килгән, ул бик матур җырлый - "Созвездие-Йолдызлык" фестивалендә катнашкан, 6 нчы сыйныфтан Зилә Вафина белән 4 нче сыйныфтан Әдилә Садриева француз шигърияте конкурсында уңышлы чыгыш ясаганнар. Бу кызлар, районның башка мәктәпләре укучылары кебек үк, әйбәт укып кына калмыйлар, мәктәпнең җәмәгать тормышында да актив катнашалар.
Мәдәният йорты сәхнәсендә әкияти тамаша башланды. Әкият геройлары Убырлы карчык, Кощей, Соры Бүре һәм урман җәнлекләре заманча итеп бер-берсе һәм залда утыручылар белән аралаштылар, чит ил кунагы - күзлекле Еланны каршы алдылар, әйлән-бәйлән уйнадылар. Балалар яратып карый торган күңелле мультфильмнардан көйләр яңгырап торды. Әкият тамашасы тәмамланыр алдыннан сәхнәгә Кыш бабай белән Кар кызы килеп чыкты. Һәм, әлбәттә, әкият геройлары залны җанландырып, активлаштырып җибәрделәр, уенга балаларны да җәлеп иттеләр. Алар балаларга йөрәкләре җылы, күңелләре саф булсын дигән теләкләрен белдерделәр, яңа елда якыннары аларның уңышларына шатланырлык итеп тырышып укырга өндәделәр.
Сәхнәләштерелгән тамашадан соң барысын да "Балкыш" балалар иҗат йорты тарафыннан әзерләнгән, призлар тарату күздә тотылган программа буенча чыршы тирәли әйлән-бәйлән уенына, кызыклы маҗараларга, табышмак чишүләргә, күңел ачуларга чакырдылар. Бу көнне һәркем район башлыгыннан бүләк алды.
Яңа ел белән, яшь биектаулылар, укуда һәм иҗатта уңышлар, куаныч-шатлыклар, нык дуслык, бәхетле тормыш юллары телибез!
Рәсемдә: 5 гыйнварда район үзәгендәге чыршы бәйрәмендә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев