Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

МӘМДӘЛДӘ ЭШЛИ БЕЛӘЛӘР

"Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте дистә еллардан артык эшләүче механизаторлары белән дан тота. Мәмдәл игенчеләре барлык кыр эшләрен һәрвакытта да районда беренчеләрдән булып тәмамлыйлар һәм һәрвакытта да югары сыйфатка ирешәләр. Язгы чәчүдә дә, азык әзерләүдә дә, игеннәрне урып-җыюда да район күләмендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешә торган алдынгылары бар. Туңга сөрү йомгаклары...

"Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте дистә еллардан артык эшләүче механизаторлары белән дан тота.
Мәмдәл игенчеләре барлык кыр эшләрен һәрвакытта да районда беренчеләрдән булып тәмамлыйлар һәм һәрвакытта да югары сыйфатка ирешәләр. Язгы чәчүдә дә, азык әзерләүдә дә, игеннәрне урып-җыюда да район күләмендә иң яхшы күрсәткечләргә ирешә торган алдынгылары бар. Туңга сөрү йомгаклары биредә чын осталар эшләүне тагын бер кат раслады. Механизаторлар, сөрелгән гектарлар артыннан гына кумыйча, эшнең сыйфатына да зур игътибар биреп, туфракны көзге эшкәртүдә намус белән эшләделәр.
"Правда"да барлыгы 1275 гектар җир туңга сөрелде. Наил Хөснетдинов, Дамир Хәкимуллин, Сәлим Гобәев, Радик Вәлиев һәм Тәлгать Идрисов иң югары күр-сәткечләргә ирештеләр. Районда эшләнгән хезмәт ярышы шартлары нигезендә нормаларын арттырып үтә-гән өчен аларга премияләр тапшырылды.
Авыл хуҗалыгында катнаш һөнәрләргә ия булучылар зур байлык санала. Наил Хөснетдинов - 28 еллык хезмәт стажлы искиткеч тырыш механизатор. Аңа "МТЗ-1221" көпчәкле тракторы беркетелгән. Ул чәчүдә дә, азык әзерләүдә дә актив катнаша. Быел Н.Хөснетдинов 700 гектар мәйданда көзге чәчү үткәргән. Туңга сөрү дә аның эш графигына керә. Ул монда да алдынгылар рәтендә - 307 гектар жир сукалаган. Тагын шунысын да әйтеп китим, Наил сирәк очрый торган һөнәргә ия, ул тимерчелек серләрен белә һәм ел саен авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлаган вакытта үзенең осталыгын эшкә җигә.
Дамир Хәкимуллин "Правда" җаваплылыгы чикле ширкәтендә 5 еллап эшли, тумышы белән күршедәге Яшел Үзән районыннан, гомеренең күп вакытын шунда эшләгән - 36 еллык гомуми хезмәт стажына ия. Дамир 295 гектарда туңга сөргән, 77 гектарда культивация үткәргән.
Сәлим Гобәев тә хуҗалыкның иң тәҗрибәле механизаторларыннан берсе, аның хезмәт стажы 31 ел тәшкил итә. Көзен туфракны "ПН-5-35" һәм "БДМ-3,2" агрегатлары белән эшкәрткән. Аның исәбендә барлыгы 506 гектар. Моннан тыш, Сәлим 160 гектарда культивация-ләү эшләре башкарган.
Радик Вәлиев хуҗалыкта чирек гасыр эшли. Ул "МТЗ-1221" тракторына идарә итә. Аның исәбендә 160 гектар көзге сукалау һәм "БДМ-3,2" агрегаты белән эшкәртелгән 392 гектар җир.
Тәлгать Идрисов быел игеннәрне урып-җыюда актив катнашкан. "Дон-1500" комбайнына идарә итеп, 5432 центнер ашлык суктырган. Аннары туфрак әзерләү эшенә керешкән, "КПЭ-3,8" агрегаты белән 79 гектар җир эшкәрткән.
Алдынгы игенчеләргә премияләрне агропромышленность комплексы хезмәт-кәрләре профсоюзының Биектау райкомы рәисе Тәбрис Галәветдинов һәм районның авыл хуҗалыгы, азык төлек идарәсенең икътисад буенча консультанты Зөлфия Гарифуллина тапшырды.
"Правда" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Фиргать Җәүдәт улы Вахитов, үзенең иң яхшы хезмәткәрләрен чын күңеленнән котлап, аларга намус белән эшләүләре өчен рәхмәт сүзләре белдерде, эшчәнлекләрендә яңадан-яңа уңышлар, нык сәламәтлек, гаилә бәхете һәм иминлекләр теләде.
Хуҗалыкта алдынгы хезмәтчәннәр хөрмәтенә бәйрәм табыны әзерләгәннәр иде. Мондый игътибарлылык механизаторларның күңелләренә бик тә хуш килде, эшкә яңа дәрт уятты. Озакламый алар техника ремонтлауга керешәчәкләр һәм бу эшне дә, һәрвакыттагыча, яхшы сыйфат белән башкарып чыгачаклары бернинди шик тудырмый.

Рәсемнәр: механизаторлар Наил Хөс-нетдинов, Сәлим Гобәев, Радик Вәлиев, Дамир Хәкимуллин.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев