Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Маллар азыксыз калмас

Хуҗалыкларда тулы көченә терлек азыгы әзерләү бара. Малларны уңышлы кышлату өчен районда печәнне генә дә 13705 тонна әзерләргә кирәк. Азык җитештерү - агросәнәгать комплексының иң әһәмиятле тармагы, чөнки терлекчелекнең алга таба үсеше, аның продуктлылыгын арттыру күбесенчә ныклы азык базасы булдыру һәм малларны югары сыйфатлы азык белән җитәрлек күләмдә тәэмин итүгә...

Хуҗалыкларда тулы көченә терлек азыгы әзерләү бара. Малларны уңышлы кышлату өчен районда печәнне генә дә 13705 тонна әзерләргә кирәк.

Азык җитештерү - агросәнәгать комплексының иң әһәмиятле тармагы, чөнки терлекчелекнең алга таба үсеше, аның продуктлылыгын арттыру күбесенчә ныклы азык базасы булдыру һәм малларны югары сыйфатлы азык белән җитәрлек күләмдә тәэмин итүгә бәйле.

"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятендә барлык азык культураларының мәйданы 3680 гектар тәшкил итә. Тулы кыйммәтле терлек азыгы базасы булдыру өчен бер шартлы башка ашлыкка күчереп исәпләгәндә ким дигәндә 33 азык берәмлеге әзерләү зарур. Терлекләрнең баш саныннан чыгып, хуҗалык тарафыннан азык әзерләү планы төзелгән.

Һава торышы быел игенчеләрне әллә ни куандырмый. Эсселек, яңгырлар булмау азык культураларының үсешендә, яхшы вегетатив массаның формалашуында тискәре чагылыш тапты.

Хәзерге вакытта «Бөреле» ябык акционерлык җәмгыятенең Бөреле бүлекчәсендә 2 азык җыю комбайны, 3 пресс-җыйгыч, 2 тырма агрегаты эшли.

Реклама

Иртәдән үк беренче кыр станы янындагы басуларда эш кайный иде. Рафил Хәйруллин "Ягуар" комбайнында яшел массаны җыю белән мәшгуль. Аны бу эштә яңа кеше дип әйтмәс идем. 70 нче Усад һөнәр училищесын тәмамлагач, ул инде ике ел шушы хуҗалыкта эшли.

- Җәй механизаторлар өчен һәрвакыт кызу чор инде ул, - ди Рафил. - Көн саен 200 тонна яшел массаны урып-җыям. Ял итәргә вакыт юк. Бер машинаны тутырырга өлгермим, икенчесе инде чиратка килеп баса.

Механизаторларга безнең белән сөйләшү өчен бирелгән кыска тәнәфес тәмамланды. Моторлар кабызылды һәм азык җыючы комбайн "КамАЗ" белән бер тизлектә кузгалып китте. Сокландыргыч төгәллек белән сенаж өчен урыла торган яшел масса йөк машинасы кузовына тула башлады.

Бүгенге көндә хуҗалыкның Бөреле бүлекчәсендә 1600 тонна сенаж һәм 160 тонна печән әзерләнгән. Хуҗалыкта азык әзерләү бер генә көнгә дә тукталып тормый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев