Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Киләсе ел уңышы турында кайгырталар

Җәйге-көзге чор - механизаторлар өчен иң киеренке вакыт. Тукталып торырга бөтенләй вакыт юк: азык әзерләү тәмамлану белән бөртеклеләрне урып-җыю башлана, үстерелгән игенне амбарларга салып кына өлгерәләр, инде киләсе ел уңышы турында уйларга да вакыт җиткән була. "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте игенчеләре дә нәкъ менә шундый эш-мәшәкатьләр белән яшиләр....

Җәйге-көзге чор - механизаторлар өчен иң киеренке вакыт. Тукталып торырга бөтенләй вакыт юк: азык әзерләү тәмамлану белән бөртеклеләрне урып-җыю башлана, үстерелгән игенне амбарларга салып кына өлгерәләр, инде киләсе ел уңышы турында уйларга да вакыт җиткән була.
"Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте игенчеләре дә нәкъ менә шундый эш-мәшәкатьләр белән яшиләр. Бүген биредә тулы көчкә кукуруз җыю, алдагы язгы чәчү өчен туфрак әзерләү бара, складларда орлык калибрлана.
Шәпшедә 300 гектарда кукуруз үстергәннәр, бүгенге көнгә 180 гектары җыеп алынган, вакланган кукуруз массасы, барлык таләпләрне үтәп, силоска салына.
Бу хуҗалык комбайнчыларының үз дигәннәрендә нык торып, максатчан эшләүләре турында әйтми калдыра алмыйм. Шуларның бишесе - Сергей, Анатолий, Леонид Семеновлар, Рәшид Яруллин һәм Фидаил Гыйлаҗиев, югары җитештерүчән эшләп, өчәр, ә Александр Семенов биш премия алды. Үстерелгән уңыш тиешле вакытында югалтуларсыз җыеп алынды, уңыш һәр гектардан 25,8 центнер тәшкил итте.
Уҗым культураларының киләчәк уңышына нигез салынган, көзге чәчүне, барлык агротехника таләпләрен үтәп, 850 гектарда уздырганнар.
Шәпше игенчеләренә 2690 гектарда туфрак әзерләргә кирәк, 13 сентябрьгә 1750 гектары эшкәртелгән. Мондый мөһим эшне дүрт агрегат башкара. Сергей Симонов "ПН-5-35" асылмалы төрәнле "МТЗ-1221" тракторында туңга сөрә. Эшкә керешкәннән бирле ул 318 гектарны эшкәртергә өл-гергән һәм дүрт норма үтәгән! 11 сентябрьдә Шәпшегә Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин килде, һәм, механизаторларның хезмәт ярышы шартлары турындагы положение нигезендә, Сергей Викторовичка барлыгы 4000 сумлык дүрт премиягә сертификат тапшырды. Бу бүгенге көнгә иң югары эшләнеш һәм туңга сөрүдә иң зур премия.
Анатолий Гордеев, Рафис Вәлиев, Сергей Порфильев заданиеләрен 180-120 процентка үтиләр. Алар "БДЛ-6" дисклы тырма-лущильник таккан "К-700" тракторларына идарә итәләр. Район җи-тәкчесе аларга да 1000 әр сумлык премияләргә сертификатлар тапшырды. Алдынгыларны шулай ук "Серп и молот" җаваплылыгы чикле ширкәте директоры Анна Андреевна Захарова һәм агропромышленность комплексы хезмәткәрләре профсоюзы райкомы рәисе Тәбрис Исламгали улы Галәветдинов та котлады.
Хезмәт алдынгыларын матди яктан кызыксындыру киң кулланыла башлады һәм мондый игътибар, хезмәтләрен шулай югары бәяләү механизаторларның күңеленә хуш килә.

Рәсемдә: "Серп и молот" ширкәте механизаторлары Сергей Симонов, Рафис Вәлиев, Сергей Порфильев.
Е.Мартынова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев