Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Җитәкче арбасын егерме ел тарта

Шәүкәт Вахитов гомеренең егерме сигез елын икътисадның төп тармакларыннан берсе булган авыл хуҗалыгына багышлады, егерме ел инде ул авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңа "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исем бирелү турында хәбәр итеп, таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды. Шәүкәт...

Шәүкәт Вахитов гомеренең егерме сигез елын икътисадның төп тармакларыннан берсе булган авыл хуҗалыгына багышлады, егерме ел инде ул авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе. Шушы көннәрдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов аңа "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән исем бирелү турында хәбәр итеп, таныклык һәм күкрәк билгесе тапшырды.

Шәүкәт Вахитов авылда туып-үскән кеше, авыл халкының тормыш шартларын, яшәү рәвешен, гадәт-йолаларын яхшы белә, шуңа күрә авыл хуҗалыгы производствосын оештыру да, кешеләр белән эшләү дә бик нәтиҗәле алып барыла. Әти-әнисе дә гомер буе колхозда эшләгәннәр, балаларын да авылны, андагы хезмәтне ярата, хөрмәт итә торган итеп үстергәннәр. Шәүкәт Мәмдәл урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә. Аны "кызыл" дипломга тәмамлый.

Хезмәт эшчәнлеген ул 1986 нчы елда "Алга" колхозында баш агроном вазифасында башлап җибәрә. Шәүкәт җиң сызганып эшкә тотына, озак та үтми үзен тирән белемле, инициативалы белгеч, авыл хуҗалыгын оста оештыручы итеп таныта. Яшь белгечнең уңышларын район җитәкчеләре дә күреп ала һәм 1993 елда аны күршедәге "Урал" колхозына рәис итеп җибә-рәләр. Әлеге хуҗалыкта өч ел эшләү дәверендә ул машина-трактор паркын тулысынча диярлек яңарта, ике терлекчелек фермасы төзетә, өчесенә капиталь ремонт ясата, сөт блогын тәртипкә китерә. Шушы чорда биредә өч яңа ашлык склады барлыкка килә.

1996 елда зур хуҗалыкта уңышлы эшләүче рәисне "Алга" агрофирмасына җи-бәрделәр. Биредә исә бу вакытка кадрлар мәсьәлә-сендә дә, производствоны оештыруда да хәл шактый катлауланган иде. Ш.Вахитов моңа кадәр биредә җиде ел баш агроном булып эшлә-гәнлектән, кешеләрне дә, матди-техник базаны да яхшы белә. Кыска гына вакыт эчендә ул эшкә сәләтле, намуслы коллектив белән тыгыз элемтәдә, аңлашып эшләп, производствоны тукталып калган җиреннән кузгатты: терлекчелектә дә, кырчылыкта да үсеш сизелде, сыерларның продуктлылыгы артты, малларның тәүлеклек артымы күтәрелде, басулар уңыш белән сөендерә башлады. Техника сатып алу, производство биналарын ремонтлау һәм төзү белән бер-рәттән Шәүкәт Җәүдәт улы социаль инфраструктураны яхшыртуны да игътибар үзәгендә тота, авыл кешеләре өчен уңайлы хезмәт, көнкүреш, ял шартлары булдырырга тырыша. Ветераннар, авыл халкы өчен уздырыла торган чараларның барысында да ул юмарт спонсор булып тора.

Шәүкәт Вахитовның хезмәт биографиясендә составына элекке эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре "Алга" белән "Урал"ның 10 авылы кергән зур хуҗалык - "Игенче"гә җитәкчелек иткән биш ел бар. 2005 елда чираттагы үзгәр-түләрдән соң "Битаман" җаваплылыгы чикле ширкәте оештырылды һәм бүгенге көндә дә ул аңа уңышлы җитәкчелек итә.

Шәүкәт Җәүдәт улы тармактагы алдынгы тәҗрибәне, яңа технологияләрне өйрәнә һәм аларны эшкә җигә. Болай эшләүнең нәтиҗәсе дә озак көттерми: "Битаман" ширкәте язгы кыр эшләрен һәм игеннәрне урып-җыюны кыска срокларда һәм яхшы сыйфат белән уздырганы, терлекчелектә тотрыклы рәвештә югары күрсәткечләргә ирешкәне өчен күп тапкырлар күчмә байрак белән бүләкләнде.

Бүген хуҗалыкта 460 сыерның һәркайсыннан уртача савым 13,6 килограмм тәшкил итә, бу моннан алдагы ел белән чагыштырганда 2,6 килограммга артыграк.

Директор Шәүкәт Вахитовның намуслы хезмәте игътибар үзәгеннән читтә калмады. Озак еллар нәтиҗәле эшләгәне өчен ул күп Дипломнар, Мактау грамоталары һәм "Казанның 1000 еллыгы хөрмәтенә", "2002 елгы халык санын алудагы казанышлары өчен" медальләре белән бүләкләнде. Һәм менә олы бәйрәм - Ватан сакчылары көне алдыннан аңа "Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре" дигән мактаулы исем бирелде. Бу бик мәртәбәле, лаеклы бүләк. Шәүкәт Җәүдәтовичны мактаулы исем алуы белән котлап, җаваплы һәм катлаулы хезмәтендә тагын да югарырык уңышларга ирешүен, сау-сәламәт, имин, бәхетле, тигез гомер итүен телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев