Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Игътибар барыннан да кыйммәтрәк

Халыкара инвалидлар көненә әзерләнеп, быел Дөбъязда Биектау район үзәге үрнәгендә «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия марафоны уздырырга карар иттеләр. Биредә башка елларда да инвалидларны, аеруча физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны игътибарсыз калдырмадылар. Авыл мәдәният йортында авыру балалар тәрбияләнә торган гаиләләр белән очрашу кичәләре уздырдылар. Алар өчен концерт номерлары әзерләделәр, уеннар, спорт ярышлары, картиналар...

Халыкара инвалидлар көненә әзерләнеп, быел Дөбъязда Биектау район үзәге үрнәгендә «Йөрәктән йөрәккә» хәйрия марафоны уздырырга карар иттеләр.

Биредә башка елларда да инвалидларны, аеруча физик мөмкинлекләре чикләнгән балаларны игътибарсыз калдырмадылар. Авыл мәдәният йортында авыру балалар тәрбияләнә торган гаиләләр белән очрашу кичәләре уздырдылар. Алар өчен концерт номерлары әзерләделәр, уеннар, спорт ярышлары, картиналар һәм төрле кул эшләреннән күргәзмәләр оештырдылар. Ә быел исә гадәтләнгән программага яңалык кертергә уйлаганнар.
- Безнең авыл җирлеге территориясендә 17 инвалид бала яши. Бәйрәмгә барысын да чакырдык, ләкин җитди сәбәпләр аркасында бөтенесе дә килә алмады. Безнең территориядә урнашкан предприятие һәм оешмаларның җитәкчеләренә алда торган марафон турында хәбәр иттек һәм алардан көчләреннән килгән кадәр ярдәм итүләрен сорадык. Без авыл җирлеге үтенеченә колак салып, шушы көнне очрашуга килеп, изге эшкә үзләреннән өлеш кертүчеләргә чиксез рәхмәтлебез, - диде Дөбъяз авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Илсөя Мөхәммәтвәлиева.
Ул бу көнне күргәннәреннән чиктән тыш дулкынланган иде. Акчаларны көтелмәгән, өмет итмәгән кешеләр дә китерде. Шәхси эшмәкәрләр үзләре генә хәйрия акчаларын биреп калмаган, аларда эшләүче сатучылар да үз өлешләрен керткәннәр. Җирле мәчет имамы мәчеткә йөрүче өлкәннәр исеменнән акчалар алып килде. Хәйрия чарасындагы бар нәрсә дулкынландыргыч һәм чын күңелдән эшләнде, барысы да йөрәктән йөрәккә тапшырылды.
Дөбъяз урта мәктәбенең актлар залында тамашачылар күп җыелды, алар арасында, әлбәттә, иң кадерле кунаклар - мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм аларның әти-әниләре. Музыка мәктәбе педагоглары һәм биредә тәрбияләнүче балалар кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр. Җырлар, биюләр, шигырьләр сөйләү, һәрвакыттагыча, югары дәрәҗәдә башкарылды.
Җыелучыларга Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамов мөрәҗәгать итте. Ул үзләрен авыру бала тәрбияләүгә багышлаган әти-әниләргә, аеруча әниләргә зур рәхмәт белдерде.
- Бүген без беренче тапкыр хәйрия марафоны уздырабыз, быелдан аны традициягә кертербез дип уйлыйм. Без сезнең батырлыгыгыз, сабырлыгыгыз, үз балаларыгызга карата мәрхәмәтегез һәм олы мәхәббәтегез алдында баш иябез. Сез, аларга яхшы булсын, алар үзләрен кимсетелгән итеп хис итмәсен өчен, барысын да эшлисез, аларга кызыклы булган шөгыльләр табасыз, мөмкин булган кадәр өйрәтәсез, талантларын үстерәсез. Бөек хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә, - диде Әсхәт Сөнәтулла улы.
Бу көнне рәсемнәр, бәйләгән әйберләр һәм балалар кулы белән эшләнгән башка әйберләрне сату буенча аукцион оештырылды. Кер-гән акчалар әлеге әйберләрне эшләүчеләргә бирелде.
Махсус комиссия марафон барышында тупланган хәйрия акчаларын санады, кубта 65 мең сум җыелган иде. 17 баланың һәркайсына 3800 сум өләштеләр.
Шушындый җылы очрашу оештырган өчен уллары Азамат һәм Данилны тәрбияләүче Чулпан Агадуллина һәм Светлана Булатова рәхмәт сүз-ләрен белдерделәр.
- Безнең өчен дә, балаларыбыз өчен дә өйдән чыгу, ниндидер чарага бару - зур вакыйга. Монда без яхшы концерт номерлары күрдек, безнең балалар үзләре уйный алган уеннарда катнаштылар. Авылдашлар да ярдәм итәргә килде - бу безнең өчен бик кадерле фал. Матди ярдәмегез өчен рәхмәт сезгә, акчаның беркайчан да артыгы юк, ләкин күрсәтелгән игътибар, җылы очрашу барыннан да кыйммәтрәк. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, барлык эшләрегездә уңышлар телибез, - диде алар, барлык җыелучыларның уртак фикерен белдереп.
Рәсемнәрдә: Дөбъязда хәйрия марафоны.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев