Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Җиңүчеләр лаеклы бүләк алды

Кама Аланы бистәсендә үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды. Анда Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. 75 килограммга кадәрле авырлыкта Дмитрий Рыбин 2 нче урынны, Максим Борисов (70 кг) 3 нче, Роман Баранов (70 кг) 5 нче урынны алды. Рыбин белән Борисов 2 нче Биектау мәктәбендә...

Кама Аланы бистәсендә үсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге узды.

Анда Биектау районының балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр уңышлы чыгыш ясадылар. 75 килограммга кадәрле авырлыкта Дмитрий Рыбин 2 нче урынны, Максим Борисов (70 кг) 3 нче, Роман Баранов (70 кг) 5 нче урынны алды. Рыбин белән Борисов 2 нче Биектау мәктәбендә укыйлар. Анда балаларга физик тәрбия бирүгә, спорт белән чыныктыруга зур игътибар бирелә. Балалар югары категорияле тренер Мирхәт Мостафин һәм Россиянең атказанган тренеры Миңнехан Вәлиуллин җитәкчелегендә шөгыльләнәләр. Дмитрий Рыбин Мәскәү өлкәсенең Подольск шәһәрендә узачак Бөтенроссия беренчелегенә әзерләнә. Сочида Олимпиада башланыр алдыннан иң яхшы яшь боксчылар, аларның тренерлары һәм әти-әниләре район хакимиятенә чакырылды. Аларны район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин спорттагы уңышлары белән котлады. Ул әтиләр һәм әниләргә улларын шундый итеп үстерүләре, ә тренерларга үз тәрбиясендәгеләрнең югары күрсәткечләре өчен рәхмәт белдерде. Район башлыгы, игътибарны балаларның физик үсеше турында кайгыртуның ничек мөһим булуына юнәлтеп, чакырылучыларга Мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды. Бокста ирешкән уңышлар өчен бүләклә-нүчеләр арасында Әлфис Гайнуллин, Әмир Галиев, Илнар Гафиятуллин, Әмир Илгизов, Олег Новиков, Дмитрий Рыбин, Булат Мөгаллимов, шулай ук тренерлар Мирхәт Мостафин, Миңнехан Вәлиуллин, Әмир Сәгыйтов та бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев