Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Хезмәтләре югары бәяләнде

2010 елның октябрендә илебездә Бөтенроссия халык санын алу уздырылды. Аны уздырганчы зур әзерлек эше алып барылды. Анда дәүләт статистика хезмәте генә түгел, дәүләт власте органнары, төрле ведомстволар да катнашты. Халык санын алуга сан алучыларның, инструктор-контролерларның зур армиясе җәлеп ителде. Халык санын алуның якынча күрсәткечләре массакүләм-мәгълүмат чараларында яктыртылды. Хәзер 2012 ел,...

2010 елның октябрендә илебездә Бөтенроссия халык санын алу уздырылды. Аны уздырганчы зур әзерлек эше алып барылды.
Анда дәүләт статистика хезмәте генә түгел, дәүләт власте органнары, төрле ведомстволар да катнашты. Халык санын алуга сан алучыларның, инструктор-контролерларның зур армиясе җәлеп ителде. Халык санын алуның якынча күрсәткечләре массакүләм-мәгълүмат чараларында яктыртылды.
Хәзер 2012 ел, ләкин бик тә әһәмиятле дәүләт кампаниясендә актив катнашучыларның хезмәтләре онытылмады. Федераль дәүләт статистика хезмәтенең "2010 елгы Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен" дигән ведомство истәлек билгесе белән Биектау районы буенча 54 кеше бүләкләнде. Алар арасында төрле вазифа вәкилләре бар - югары чиннардан алып, гади сан алучыларга кадәр.
Быелның маеннан башлап, бүләкләр тантаналы шартларда тапшырылды. Бу билге белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллинның, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафис Газизовның, район Советы Аппараты җитәкчесе Минҗофар Усманованың хезмәтләре бәяләнде.
Югары ведомство бүләге белән бүләкләнүчеләр арасында - Казан шәһәренең Биектау станциясендәге дәүләт статистика бүлегенең баш белгече Хәйдәр Мәҗитов, бүлекнең әйдәп баручы белгече Наталья Азимова, Биектау районында халык санын алуны уздыру буенча вәкаләтле вәкил Любовь Галләмова. Алар җилкәсенә әзерлек өчен җаваплылык һәм кампанияне уңышлы үткәрү бурычы төште. Июль башында депутатлар, оешмалар, предприятиеләр җитәкчеләре катнашында узган район Советы утырышы алдыннан район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин дәүләт статистика хезмәте хезмәткәрләрен тәбрикләде, аларга истәлек билгесе һәм чәчәк букетлары тапшырды.
2010 елгы халык санын алуда актив катнашу һәм анда күрсәткән инициатива, тырышлык өчен авыл җирлекләре башлыклары, халык санын алучылар, инструктор-контролерлар, сан алу участоклары мөдирләре бүләк-ләнде.
Рәсемдә: Р.Кәлимуллин вәкаләтле вәкил Л.К.Галләмовага мактау билгесе тапшыра.
А. Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев