Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ГАСЫРНЫ УЗГАН ГОМЕР

100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Хәнифә Ногман кызы Ногманова бүгенге көндә Кече Солабашта зур һәм тату гаиләнең башлыгы. Ул биш кызына һәм ике улына тормыш бүләк иткән, аның 20 оныгы, 37 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 8 баласы бар. Озын гомерле бу әби туган авылында улы Фәрит һәм килене Гөлфия гаиләсендә яши....

100 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Хәнифә Ногман кызы Ногманова бүгенге көндә Кече Солабашта зур һәм тату гаиләнең башлыгы. Ул биш кызына һәм ике улына тормыш бүләк иткән, аның 20 оныгы, 37 оныкчыгы һәм оныкчыкларының 8 баласы бар.
Озын гомерле бу әби туган авылында улы Фәрит һәм килене Гөлфия гаиләсендә яши. Истәлекле көнне барлык гаилә әгъзалары Хәнифә апаның 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтәргә җыелды.
Беренчеләрдән булып озын гомерле ханымны юбилее белән Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин котлады. Бүләк тапшырып, Рөстәм Галиулла улы Хәнифә апага балаларын тәртипле, ипле, кешелекле итеп тәрбияләве өчен генә түгел, аларның йөрәгендә туган якка мәхәббәт орлыклары сала алганы өчен дә рәхмәт белдерде, чөнки аның балаларының барысы да безнең районда яшиләр һәм эшлиләр бит.
...Хәнифә 1912 елның 10 декабрендә дөньяга килә. Аның кебекләр турында «алар тарихны тудыручылар, илнең язмышын тамырдан үзгәртә торган вакыйгаларда катнашучылар», диләр. Балачактан ук Хәнифә авыр хезмәт тәмен татый. Крестьян гаиләсендә әле тагын өч бала үсә, шуңа күрә әниләре өйдәге вазифаларны барысына да бүлә. Язмыш шундый катлаулана ки, кызга мәктәп партасы артында утыру, грамматиканы һәм арифметиканы өйрәнү насыйп булмый. Әнисенә булышу өчен Хәнифәгә бик иртә эшли башларга туры килә.
Утызынчы еллар башында Хәнифә Хәйрулла Гаделшинга кияүгә чыга. Тиздән яшь гаиләгә бәхет өстәп, кызлары дөньяга килә. Ире белән бергәләп алар балалар үстерәләр, киләчәккә планнар төзиләр, ләкин аларны Бөек Ватан сугышы сызып ташлый. Сугышның беренче көннәреннән үк Хәйрулла фронтка китә, ә Хәнифә балалар белән ялгызы кала. Мөгаен, ул дәһшәтле елларны кичергәннәр генә тылда да сугыш кырындагы кебек авыр булуны аңлый аладыр. Армияне һәм шәһәр халкын туендыру авыл хатын-кызлары җилкәсенә төшә, чөнки авылларда алардан тыш карт-корылар һәм бала-чага гына кала. Сугыш чорында хат ташучының килүен барысы да берүк вакытта түземсезлек һәм берникадәр курку белән көтеп ала: өчпочмаклы солдат хатының нинди хәбәр алып килүе билгесез бит. Кемгәдер хат килсә, бу турыда шундук белеп алалар һәм якташыбызның соңгы яңалыкларын белергә, фронтовикның якыннары белән бергәләп сөенергә бәхет иясенең өенә киләләр. Хәнифә ире Хәйрулладан яраланып госпитальдә ятуы һәм тиздән комиссияләнәчәге турында хат алгач, шатлыгының иге-чиге булмый.
Җиңү көнен Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәйрулла Гаделшин хатыны һәм балалары белән үз өендә каршылый. Хәнифә Ногман кызы гомер буе туган авылы Кече Солабашта эшли, бозау караучы да, куян караучы да була. Аның хезмәтләре хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнә, ул "1941-1945 нче еллардагы фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнә, аңа "Бөек Ватан сугышы ветераны-тыл хезмәтчәне" дигән мактаулы исем бирелә. Ә күптән түгел генә Хәнифә Ногман кызы "Ветераннарга торак" дигән президент программасы буенча Биектау авылында уңайлы фатир алды.
- Ә сез әниебез караңгыдан ук эшкә чыгып киткәндә безнең аны ничек жәлләвебезне күз алдына да китерә алмыйсыз, - диләр, ул елларны искә алып, Хәнифә апаның кызлары. - Ишегалдында буран, яңгыр, ә бригадир әнине эшкә чакырырга килә, һәм ул, бөтен эшен ташлап, фермага китә. Безнең өчен әни хезмәткә, үз эшенә мөнәсәбәтнең матур үрнәге булды.
Әти-әниләренә карап, Хәнифә апа белән Хәйрулла абыйның балалары да хезмәт сөючән, туган җирләренә гашыйк булып үсәләр. Хәнифә Ногман кызының ире вафатына инде утыз ел узган. Бәхеткә каршы, аның янәшәсендә һәрвакыт балалары, оныклары, оныкчыклары, оныкчыкларының балалары бар.
Туганнары сүзләренчә, Хәнифә апа оптимизм хисен саклый, ә үзенең озын гомерле булуының серен хезмәт сөюдә һәм якыннарына ярдәм итү теләгенең чиксез булуында күрә.
Хәнифә апага карап, без сезнең белән, озын гомерле ак әби белән горурланабыз дип әйтәсе килә. Хөрмәтле Хәнифә апа! Сезнең язмышыгыз катлаулы булган, ләкин сез кул кушырып утырмыйча тырышып эшләгәнсез, бөтен авырлыкларны җиңеп, менә дигән балалар үстергәнсез. Юбилей кө-нендә ихлас күңелдән сәламәтлек һәм тагын бер кат сәламәтлек телибез сезгә.

Рәсемдә: Кече Солабаш авылыннан йөз яшьлек юбиляр Хәнифә Ногманова район башлыгы Р.Кәлимуллин һәм Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Ә.Низамов белән.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев