Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

ДӨБЪЯЗДА ЯҢА КЛУБ АЧЫЛДЫ

Узган җомгада Дөбъяз авылында озак көтелгән вакыйга булды - яңа мәдәният йорты ачылды. "Озак көтелгән" дип әйтү генә дә аз булыр, мөгаен. Күп еллар дәвамында барлык авыл җыеннарында яңа клуб төзү зарурлыгы турындагы мәсьәлә кузгатылып килде. Һәр сайлау алдыннан депутатлыкка кандидатларга бу турыда наказлар бирелде. Алар вәгъдә иттеләр итүен, әмма...

Узган җомгада Дөбъяз авылында озак көтелгән вакыйга булды - яңа мәдәният йорты ачылды. "Озак көтелгән" дип әйтү генә дә аз булыр, мөгаен. Күп еллар дәвамында барлык авыл җыеннарында яңа клуб төзү зарурлыгы турындагы мәсьәлә кузгатылып килде. Һәр сайлау алдыннан депутатлыкка кандидатларга бу турыда наказлар бирелде. Алар вәгъдә иттеләр итүен, әмма эш ышандырудан узмады. Һәм, ниһаять, быел республикада авыл клублары төзү программасы кабул ителде.
Дөбъяз авылы мәдәният йорты безнең районда шушы программаны тормышка ашыруның беренче карлыгачы булды. Күп кешеле элекке район үзәге соңгы ике елда, ниһаять, яңара һәм хәл ителмәгән социаль проблемалар кризисыннан чыга башлады. Бары тик бер көндә - 5 октябрьдә Дөбъязда өч объект ачылды: "Гөлчәчәк" балалар бакчасының яңартылган бинасы, Латыйповларның 100 сыерга исәп-ләнгән гаилә фермасы һәм авыл мәдәният йорты. Алар өчесе дә бик мөһимнәр һәм кирәклеләр. Әмма яңа мәдәният учагы барлык авыл кешеләре өчен иң шатлыклы вакыйга һәм бәйрәм булды. Билгеләнгән сәгатькә мәдәният йорты каршындагы мәйданга олысы да, кечесе дә җыелу бер дә очраклы түгел. Дөбъязга ачылыш тантанасына дәрәҗәле кунаклар: Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, ТР Мәдәният министрлыгының эшләр управляющие Кадрия Идрисова, "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан Региональ бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вадим Аржаков, район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, төзүчеләр килде.
- Яңа мәдәният йорты яшьләрне тәрбияләү урыны булырга тиеш, - диде район башлыгы Рөстәм Галиулла улы. - Анда яхшы концертлар гына кую аз, анда балаларны үз авылларын, үз телләрен, үз халкын яратырга һәм шушы җирдә эшләрлек итеп өйрә-тергә кирәк. Бу мәдәният йорты турында кайгыртсаң һәм ул мәдәни тормышның чын үзәгенә әверелсә, күпмедер вакыттан соң янәшәдә спорт объекты да төзеп куярбыз.
Дөбъязда зур торак төзелеше бара. Агрофирма оешты, 1600 башка исәпләнгән терлекчелек комплексы сафка басачак, халык эшле булачак. Дөбъязлылар бай, төзек авыл дигән исемне үзләренә кире кайтарырлар.
Рөстәм Галиулла улы яңа мәдәният учагын торгызуда катнашкан төзүчеләргә, хезмәтләрен олылап, Рәхмәт хатлары тапшырды. Министр Айрат Шәфигуллин котлау сүзендә әлеге объектны тапшыруның мөһимлеген ассызыклады.
- Дөбъязда яңа клуб ачуны авыл клубларын төзүнең республика программасын тормышка ашыруда беренче йолдызчык дип атарга була, - диде Айрат Радин улы. - Бу яңа төзелеш район башлыгы һәм башкарма комитет җитәкчесе тырышлыгы белән мөмкин булды. Әлеге команда бик бердәм һәм үз дигәнендә нык торып эшли. Мәдәният, мәгариф, сәламәтлек саклау, төзелеш, социаль ипотека өлкәсендә күп мәсьәләләр хәл ителә.
А.Р.Шәфигуллин, дөбъязлыларны яңа мәдәният учагы ачылу белән котлап, халык аңа сакчыл мөнәсәбәттә булсын, биредә түгәрәк-ләрдә, секцияләрдә актив эш алып барылсын иде дигән теләкләрен белдерде. Мәдәният йорты коллективына ул караоке бүләк итте.
"Высокогорская" Агрофирмасы" җаваплылыгы чикле ширкәте җитәкчесе Рәдиф Закирҗанов та бүләк белән килгән. Ул 30 мең сумлык сертификат тапшырды һәм коллективка уңышлы хезмәт теләде. Җыелучыларның көчле алкышлары астында "Солтан" ачык акционерлык җәмгыятенең төзелеш оешмасы җитәкчесе Ринат Җәләлов Дөбъяз авыл җирлеге башлыгы Әсхәт Низамовка символик ачкыч бирде. Мәдәният министрлыгының эшләр управляющие Кадрия Идрисова ТР мәдәният министрлыгы бүләген тапшырды. Һәрбер оешма бу көнне бүләкләр белән килде.
Тантаналы мизгел җитте. Ал тасма киселде. Беренче килүчеләр һәм кунаклар яңа мәдәният йортының якты иркен залына уздылар. Анда Өлкәннәр көненә багышланган очрашу башланган. Бәйрәм табыннары янында авылның хөрмәтле кешеләре утыра. Яңа мәдәният йортында беренче булып гомере буена үз авыллары хакына эшләүчеләрне һәм шушы мәдәният сарае ачылышын озак көтүчеләрне хөрмәтләү үзе бер куаныч.
Районның мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм концерты әзерләгәннәр, алар җырларын, шигырьләрен һәм биюләрен өлкән буын кешеләренә багышладылар.

Рәсемнәрдә: Дөбъязда мәдәният йорты ачылышы.
А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев