Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бу вакыйга күңелләрдә озак сакланыр

2013 елгы Универсиада Казан шәһәре һәм республикабыз тормышын җанландырып җибәрде, дип әйтү генә аз булыр. Ул спорт һәм мәдәни вакыйгалар ташкыны белән тормышыбызның гадәти агымын тамырдан үз-гәртте. Уеннар ачылышы һәм ябылышының искиткеч зур тантанасын һәркем дә үз күзләре белән күрә алмаса да, шушы унике көндә зур спорт һәм югары мәдәният...

2013 елгы Универсиада Казан шәһәре һәм республикабыз тормышын җанландырып җибәрде, дип әйтү генә аз булыр. Ул спорт һәм мәдәни вакыйгалар ташкыны белән тормышыбызның гадәти агымын тамырдан үз-гәртте. Уеннар ачылышы һәм ябылышының искиткеч зур тантанасын һәркем дә үз күзләре белән күрә алмаса да, шушы унике көндә зур спорт һәм югары мәдәният белән аралашуның башка мөмкинлекләре дә булды.

Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы ачылыр алдыннан Россия Федерациясенең Олимпия комитеты президенты Александр Жуков катнашында Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында Казанда "Радио Спорт" тапшыруы башлануга багышланган пресс-конференция булды. Анда Россиянең данлыклы спортчылары боксер Николай Валуев һәм теннисчы Марат Сафин катнашты.

Безнең Казан "Радио Спорт" тапшырулары алып барылган сигезенче шәһәр булды. Әлеге инвестиция проектына 1 млрд. сум акча кертелгән. Бездән соң ул Россиянең тагын дистәләгән шәһәрен үз эченә алачак.

Казанда радиотапшыру матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы ярдәмендә башланды. Универсиада барышында "Радио Спорт"та барлык мөһим вакыйгалар яктыртылды, матчлардан репортажлар алып барылды, спортчылар һәм Уеннарны оештыручыларның тавышлары ишеттерелде.

Чыгыш ясаучылар "Радио Спорт"ның бурычы массакүләм спортны һәм югары казанышлар спортын, сәла-мәт яшәү рәвешен пропагандалау гына түгел, ә бәлки буыннар элемтәсен тәэмин итү, балалар спортын үстерүгә булышу да, дип билгеләп үттеләр.

91,9 FM ешлыгында тәүлек буе тапшырулар алып бару ярышларның зур аренадамы, әллә мәктәпләрдәге кечкенә мәйданчыклардамы - кайда баруына карамастан, илнең спорт дөньясындагы вакыйгаларны киң яктыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Форсаттан файдаланып, мин Николай Валуевка:

Реклама

- Сез ничек уйлыйсыз - Татарстанда бокска җитәрлек игътибар биреләме? - дигән сорау бирдем. Дөнья чемпионы ышанычлы итеп:

- Әлбәттә, бирелә. Бокс буенча Попечительләр советын җитәкләгәнгә күрә мин сезнең республикада еш булам. Бокс Лениногорскида, Әлмәттә, Бөгелмәдә тотрыклы үсә.

Спортның әлеге төрендә үз йолдызчыкларыбыз булуын белгәнлектән, мин аны Универсиада барган көннәрдә "Биектау" спорт комплексына чакырдым. Бокска Биектау районында да игътибар җитәрлек. Тренер Мирхәт Мостафинда тәрбияләнүчеләр Тимур Сафиуллов, Альбина Нәбиуллина зур җиңүләр яулыйлар. Безнең район Уеннарда катнашучыларны 8, 12 һәм 15 июльдә кабул итте. "Биектау" спорт залында Япония, Кытай, Мали, Финляндия, Канада, Монголиянең баскетбол буенча җыелма командалары уйнады. Соңгылар булып Оман белән Кытайның ирләр командалары очрашты. Вакыт соң булса да, буш урыннар юк иде. Безнең киң күңелле тамашачыларыбыз ыргытылган һәр тупны алкышлап каршы алдылар. Оман уенчыларының тупны отышлы ыргытулары да җанатарларның көчле хуплавына лаек булды, чөнки матчның беренче минутыннан ук тупны нәтиҗәле ыргытсалар да, алар соңыннан исәптә артта калдылар. Кытайлылар исә кәрзингә ыргытканда төгәлрәк булдылар.

Биектаудагы уеннар "ерактагы урыннар" өчен барса да, карап торуы барыбер кызык булды. Тәнәфесләрдә волонтерлар - студент кызлар белән аралаштык. Алар республиканың төрле шәһәр-ләреннән, араларында бизнеска ярдәм итү буенча Татарстан институты -ТИСБИда укучы Биектау кызы Лилия Шакирова да бар иде. Йөзләрендә һәрчак елмаю балкып торган сөйкемле, аралашучан волонтерлар күңелгә бик тә хуш килделәр. Аларга йөкләнгән бурычлар 15 июль кичендә безнең "Биектау" универсаль спорт залында тәмамланды, әмма үз сүзләре белән әйткәндә, аларга башка объектларда да катнашырга була иде.

Универсиада барган көннәрдә "Биектау" универсаль спорт залы, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре спорт комплексында үз эш урыннарында булдылар. Волонтерларның аклы-кызыллы футболкалары аларның барысына да килешеп торды. Спорт объектында һәм аның әйләнә-тирәсендә тәртипне "Биектау" полиция бүлеге хезмәткәрләре һәрдаим игътибар үзәгендә тоттылар.

Универсиада тәмамланды. Быелгы җәйнең күренекле вакыйгасы - Казанда узган XXVII Бөтендөнья Җәйге Универсиадасы турындагы истәлек күңелләрдә бик озак сакланыр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев