Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бәрәңге утырта торган чак

"Икенче икмәк" утыртуның иң кызган чагы. Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтләре эшне тиз башкаралар, алар бу культураны 200-250 шәр гектар утыртырга ниятләп торалар. Ни кызганыч, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре мәйданнарны кимрәк билгелиләр һәм район күләмендә бәрәңге...

"Икенче икмәк" утыртуның иң кызган чагы.
Бәрәңге үстерү белән шөгыльләнүче хуҗалыклар - "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте, "Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтләре эшне тиз башкаралар, алар бу культураны 200-250 шәр гектар утыртырга ниятләп торалар. Ни кызганыч, башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре мәйданнарны кимрәк билгелиләр һәм район күләмендә бәрәңге мең гектар тирәсе биләячәк.
"Бөреле" ябык акционерлык җәмгыяте басуларында ике агрегат - «Гримме» бәрәңге утырткычлар белән «МТЗ-82» тракторлары эшли. Аларга Рамил Гарәфиев белән Галимулла Мөбарәкшин идарә итә. 16 нчы майга "невский" белән "розара" сортлы 142 гектар бәрәңге утыртылган.
Планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу өчен бөрелеләргә бер атналап вакыт кирәк булачак. 2010 нчы елгы корылыкны истә тотып, биредә сугару кулланылачак һәм су сиптерү җиһазларын тәртипкә китерә дә башлаганнар инде.
"Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте үз алдына бик югары максатлар куя. Бәрәңге үстерү белән биредә үз һөнәрен барлык нечкәлекләренә кадәр белүче баш агроном Леонид Егоров җи-тәкчелегендә шөгыльләнәләр. Комбайннар белән алганда катлаулылыклар килеп чыкмасын өчен, туфрак горизонталь кискеч белән эшкәртелә. Сортны яхшырту өчен 20 гектарга супер-элита сортлары кайтарылган. Хуҗалыкта көн саен 12-15 гектар утырталар. Туфракны Дамир Абдуллин әзерли, чит илдән кайтартылган җайланмалы агрегатта утыртуда Марат Мөхетдинов көч куя. 120 гектар бәрәңге сугарулы җирдә үстереләчәк.
"Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәтендәгеләрнең төп максаты - югары уңыш алу. Моңа ирешү өчен фәнгә мөрәҗәгать иткәннәр. Үзләрен яхшы яктан "таныткан" "удача", "невский", "ароза", "розара" сортлары утыртыла.
"Ватан" авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы җаваплылыгы чикле ширкәтендә дә "икенче икмәк"кә зур игътибар бирелә. Ямаширмәдә бәрәңге яраткан культура булып санала һәм биредә бу гадәт быел да үзгәрмәячәк.
Язның аяз көннәрендә башка хуҗалыклар да бәрәңге утырту белән шөгыльләнә.
Республика безнең район алдына һәрвакытта да бәрәңгене күбрәк үстерү, башкаланы аның белән ышанычлы тәэмин итү бурычын куя. Югары уңышка ирешү өчен хезмәтләрен тырышып башкаручы бәрәңге үстерүчеләр продукциягә сорау тотрыклы булыр, чыгымнар акланыр, дип өметләнәләр.

Рәсемдә: "Каенлык" җаваплылыгы чикле ширкәте механизаторы Марат Мөхетдинов бәрәңге утырта.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев