Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Бөреледә урак өсте

Урып-җыю эшендә югары хезмәт нәтиҗәләре өчен премия алучылар арасында "Бөреле" комбайнчылары Илнар Галиәхмәтов һәм Марат Ганиев тә бар. Алар икесе дә яңа "Нью Холланд" комбайннарында эшлиләр. Бөреле кырларында сигез комбайн эшли. Техниканың җитештерүчәнлеге югары һәм аның белән намуслы механизаторлар идарә итә. Һава торышы гына быел игенчеләргә комачаулык, өстәмә мәшәкатьләр тудыра,...

Урып-җыю эшендә югары хезмәт нәтиҗәләре өчен премия алучылар арасында "Бөреле" комбайнчылары Илнар Галиәхмәтов һәм Марат Ганиев тә бар. Алар икесе дә яңа "Нью Холланд" комбайннарында эшлиләр.

Бөреле кырларында сигез комбайн эшли. Техниканың җитештерүчәнлеге югары һәм аның белән намуслы механизаторлар идарә итә. Һава торышы гына быел игенчеләргә комачаулык, өстәмә мәшәкатьләр тудыра, эш яңгырлар аркасында тукталып тора. Хуҗалыкта уракка 17 июльдә чыкканнар, уҗым арышы һәм борчакны урудан тотынганнар. Ләкин һава торышының көйсезләнүе аркасында эшне туктатып торырга мәҗбүр булганнар. Көнлек суктыру 60 тоннадан артмаган.

30 июльдә комбайнчылар бик нәтиҗәле эшләгәннәр. Рапс һәм уҗым арышы суктырганнар, суктыру 570 тонна тәшкил иткән. Мүлмәдән килеп "Бөреле"дә урак өс-тендә икенче сезонны эшләүче урак алдынгылары Илнар Галиәхмәтов һәм Марат Ганиевтан тыш, суктыруны хуҗалыкның тәҗрибәле игенчеләре - бертуган Виталий һәм Олег Винокуровлар, Сәйдәш һәм Зөлфәт Зариповлар, Сергей Зайцев һәм Айдар Шәңгәрәев алып бара. Игенчеләр вакыт белән исәпләшмиләр. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, штурвал артыннан караңгы кичкә кадәр төшмиләр.

Бөреле бүлекчәсенең беренче станында ашлыкны эшкәртү буенча заманча база төзелә. Орлык ашлыгы килә торган линиянең бер өлеше инде файдалануга тапшырылган, анда киптерү алып барыла.

Коркачык икмәк кабул итү предприятиесенә яңа уңыш ашлыгы төягән иң беренче машинаның нәкъ менә "Бөреле"дән килүен әйтү урынлы булыр. Кыйммәтле йөкне шофер Әнәс Һадиев китергән.

Узган еллардагы кебек, хуҗалыкта игеннәрне турыдан-туры урып-суктыруга өстенлек бирәләр. Саламны җыеп, төргәкләргә тыгызлап бәйлиләр. Быелгы корылыклы елда саламның да кадере зур.

Агымдагы елда игенчеләрне уҗым арышы югары уңышы белән сөендерә. Бүгенге көнгә «Бөреле»дә игеннәр 20 процент мәйданнардан җыеп алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев