Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

БЕЗНЕҢ КӨРӘШЧЕЛӘР СЫНАТМАДЫ ҺӘМ ДӘРӘҖӘСЕ КАДЕРЛЕ

Биектау көрәшчеләре командасы "Көрәш" татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында уңышлы чыгыш ясады. Без төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзебезнең кө-рәшчеләребезнең җиңүләренә ияләнеп киләбез инде, ләкин җиңел генә, зур көч куймыйча, озакка сузылган тренировкаларсыз гына бирелгән бер генә җиңү дә юк. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР "Көрәш"...

Биектау көрәшчеләре командасы "Көрәш" татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан Республикасы Чемпионатында уңышлы чыгыш ясады.
Без төрле дәрәҗәдәге ярышларда үзебезнең кө-рәшчеләребезнең җиңүләренә ияләнеп киләбез инде, ләкин җиңел генә, зур көч куймыйча, озакка сузылган тренировкаларсыз гына бирелгән бер генә җиңү дә юк. ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы һәм ТР "Көрәш" татар-башкорт милли спорт көрәше Федерациясе оештырган Татарстан Республикасы Чемпионатына «Ак Барс» Көрәш сараена 50 команда килде. Аларның һәрберсе үз алдына бер генә төп максатны куйган - җиңү яулау. Безнең көрәшчеләргә җиңүгә омтылган көндәшләрен җиңәр өчен һәрьюлы бөтен көчне җыеп, чын осталыкларын күрсәтергә туры килә.
Безнең команда составында программага кертелгән барлык үлчәү категорияләре буенча 10 кеше бар иде. Район данын Нәфис Миңнебаев, Ленар Минҗанов, Ленар Шәяхмәтов, Айнур Шәйдуллин, Фәнис Сөнгатуллин, Сиринат Шаһиев, Данис Сәлахетдинов, Радик Фәйзуллин, Илдар Аббасов, Рәмис Хәйруллин яклыйлар. Бу егетләрнең һәрберсе уртак нәтиҗәгә үзеннән зур өлеш кертте: биектаулылар 368 очко туплап, мактаулы икенче урынны яуладылар. Ул чыннан да мактаулы, чөнки исемлектә безнең Биектаудан соң Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Мамадыш кебек шәһәрләрнең көчле командалары бара. Беренче урын бу юлы Теләче районы көрәшчеләренә насыйп булды.
Чемпионатны ачу тантанасы җомга көнне, 23 ноябрьдә булды. Анда ТР Премьер-министры урынбасары, татар-башкорт милли спорт көрәше Федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, республиканың муниципаль районнары башлыклары, башка рәсми затлар, мактаулы кунаклар - шушы төр ярышларның ветераннары һәм, әлбәттә, тугры җанатарлар катнашты.
Шул ук көнне көрәшчеләрнең беренче бил алышулары башланды - келәмгә җиңел үлчәү категорияләрендәге егетләр чыкты. Ярышларның башыннан ук көрәшчебез Нәфис Миңнебаев үзен танытты (аның тренеры - И. Хәбибуллин). Нәфис ахырга кадәр үзенең лидерлыгын бирмәде һәм 60 килограммга кадәрге үлчәү категориясендә җиңү яулады, шул рәвешле гомумкоманда маясына берьюлы 50 очко китерде.
130 килограммнан артык авырлыктагы көрәшчеләр арасында беренче урынны Радик Фәйзуллин (тренер - Д. Хөсәенов) яулады. Ул район сабантуйларында күп тапкырлар җиңү яулаган батыр. Радик үзенең җиңүе белән командага шулай ук 50 очко бирде.
Илдар Аббасовка (тренер - В. Тимербаев) бу юлы мактау пьедесталының икенче баскычы насыйп булды, шулай булса да, бу аның көрәшче дәрәҗәсен берничек тә төшерми, чөнки аңа республиканың иң көчле көрәшчеләренең берсе Сергей Павлик белән көрәшергә туры килде. Илдарның гомумкоманда җиңүенә керткән өлеше - 47 очко.
Республиканың 50 иң көчле командасы арасында икенче урын - ул зур казаныш, бу мактауга һәм горурлануга лаек. Спортчыларыбызга киләсе ярышларда һәм турнирларда да яңа җиңүләр һәм югары үрләр яулауны телибез.

Рәсемдә: җиңүчеләр пьедесталында Радик Фәйзуллин (сулдан икенче - иң озын буйлы).
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев