Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
КӨН ТЕМАСЫ

Балалар бакчасына түләүләр үзгәрде. Нәрсә көтәргә?

2014 нче елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләүләрнең шактый арттырылачагы турындагы яңалык бик күп сораулар уятты һәм әти-әниләрне борчуга салды. Әмма, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр иткәнчә, ел башыннан өс-тәмә компенсация түләнә-чәк, ә ул, үз чиратында, гаилә...

2014 нче елның 1 гыйнварыннан балалар бакчалары өчен түләүләрнең шактый арттырылачагы турындагы яңалык бик күп сораулар уятты һәм әти-әниләрне борчуга салды.

Әмма, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Наталья Бутаева хәбәр иткәнчә, ел башыннан өс-тәмә компенсация түләнә-чәк, ә ул, үз чиратында, гаилә керемнәренә бәйле булачак. Башка сүзләр белән әйткәндә, әлеге сумманы түли алмыйбыз дип хафаланучыларга ул нигездә кагылмаячак та.

Яңалыклар

Мәктәпкәчә учреждениеләр-гә йөргән өчен түләүне арттыру - "Мәгариф турында"гы законнардагы үзгәрешләр нәтиҗәсе. Әгәр дә элек мәктәпкәчә учреждение аерым торса, хәзер ул гомуми белем бирү системасы составына керәчәк, шуңа күрә аңа карата таләпләр дә бөтенләй башкача булачак, дип аңлатты ТРның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.

Элекке законда түләү баланы тоткан өчен барлык чыгымнардан 20 проценттан артмады. 2014 елдан баланы караган өчен чыгымнар өч төркемгә бүленә. Беренчесе - белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнары (педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаплар белән тәэмин итү). Бу чыгымнарны республика бюджеты күтәрә. Коммуналь чыгымнар - муниципаль бюджет җилкәсендә. Өченче өлеше балаларны караган өчен ата-аналар түләгән акча (балаларны тукландыру, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре, медикаментлар өчен чыгымнар, тәрбияче ярдәмчесе, медицина хезмәткәрләре, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары). Шулай ук балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү өчен Республикада ата-аналар түләвенең бер өлешенә өстәмә компенсация төсендә адреслы социаль ярдәмнең яңа чарасы билгеләнә. Ул гаиләнең бер әгъзасына керемнең күпме булуыннан чыгып исәп-ләнәчәк. Яңа кагыйдәләр гамәлдәге компенсацияләрне бетермәячәк һәм алар өстәмә рәвештә түләнәчәк. Элеккечә үк, бер балага 20, икенчегә - 50, өченче һәм аннан соңгы балаларга 70% компенсация алырга була.

ТРның Мәгариф һәм фән министры сүзләренә караганда, бу мәктәпкәчә белем бирүне яңа дәрәҗәгә күтәрү өчен эшләнә.

Яңа компенсация гаиләнең бер әгъзасына керемнәр күләменә карап түләнәчәк: аена 10 мең сумга кадәр; 10 меңнән 15 мең сумга кадәр; 15 мең сумнан 20 мең сумга кадәр. Әгәр дә керем бер кешегә 20 мең сумнан артып китсә, гаиләгә әлеге компенсация бирелмәячәк. Башка сүзләр белән әйткәндә, керем күпме азрак булса, компенсация шуның кадәр күбрәк була.

Компенсация алу өчен әти-әниләргә балалар бакчасы белән төзелгән килешүне, баланың туу турындагы таныклыгын, әтинең дә, әнинең дә өч айлык керемнәре турындагы белешмә, бала акчасы күчереләчәк лицевой счетның номерын китерергә кирәк. Документларны агымдагы елның 31 декабренә кадәр алып килергә мөмкин. Квота ярты ел гамәлдә булачак. Июньдә документларны яңартырга кирәк булыр.

Компенсация алырга балалар бакчасы белән килешү кем исеменә тө-зелгән булса, шул кеше мөрәҗәгать итәргә тиеш.

Мисал

1-3 яшьлек балагыз, әйтик, 2 нче категорияле 5 көн эшләүче балалар бакчасына йөри, ди. Сезнең гаиләдә әти, әни һәм бер бала. Гаиләнең гомуми кереме 20 мең сум тәшкил итә. Бу гаилә "Гаиләнең кереме гаиләдәге бер кешегә 10 мең сумнан кимрәк" дигән категориягә керә. Балигъ булмаган балалар да, нигезле сәбәпләр (армия хезмәте, декрет, инвалидлык, көндезге бүлектә уку) белән эшләмәүче өлкәннәр дә гаилә әгъзалары булып тора. 2014 елның 1 гыйнварыннан түләү 2294 сум, беренче балага компенсация 249 сум. Гаиләнең 1 әгъзасына булган керемне исәпкә алып, өстәмә яңа компенсация - 668 сум. Компенсация генә 917 сум тәш-кил итәчәк. Шулай итеп, әти-әни балалар бакчасы хезмәте өчен 2294 урынына 1377 сум түләячәк. Шушы ук юл белән исәпләгәндә икенче балага гаиләдә компенсацияләрнең гомуми суммасы 1422 сум тәшкил итәчәк һәм әти-әни нибары 872 сум гына түләячәк.

Әти-әниләр түләвенә кагылышлы барлык материаллар ТРның Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында (www.mon. tatarstan.ru) бирелгән. Шулай ук сайтта тиздән компенсация күләмен билгеләргә ярдәм итәчәк "Калькулятор" барлыкка киләчәк. Сорауларыгызны (843) 292-68-89 «кайнар линия» телефоны буенча да бирә аласыз.

Фото с сайта prkonline.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев