1 февральдән Россиядә 40 тан артык социаль түләү артачак
КӨН ТЕМАСЫ

1 февральдән Россиядә 40 тан артык социаль түләү артачак

2027 елның 1 февраленнән Россиядә 40 тан артык социаль түләүне индексацияләү планлаштырыла. Бу хакта Бөтенроссия хезмәтне саклау атналыгында Россиянең хезмәт министры Антон Котяков хәбәр итте.

Пенсияләр һәм ана капиталы артачак

Планнарга караганда, иминият пенсияләре ике этапта артачак: 1 февральдән — 6,8 процентка, ә 1 апрельдән тагын 3,3 процентка. Бу үзгәрешләр барлыгы 37,5 млн россиялегә кагылачак.

Ана капиталы күләме дә артыр дип көтелә. Әгәр гаилә моңа кадәр ана капиталы алмаган булса, икенче балага бирелә торган түләү күләме 1 млн сумнан артып китәчәк.

Моннан тыш, чынлыктагы инфляция дәрәҗәсенә туры китереп, яшәү минимумы һәм аңа бәйле социаль ярдәм чаралары да индексацияләнәчәк. Бу ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга адреслы һәм вакытында булышуны тәэмин итәргә тиеш.


Нет комментариев