Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Тормыш сынауларын узу зур сабырлык сорый

Көчле рухлы, кешелекле, авырлыкларга бирешмәгән кешеләр турында китаплар чыгарганнар. Андый кешеләр безнең белән янәшәдә яши. Сүзем Дөбъяз авылында яшәүче Шәрипов Галимҗан Шакир улы турында. Галимҗан 1944 нче ел-ның 25 июлендә кызып Бөек Ватан сугышы барган елда гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә. Аның атасы Шакир абый гомере буе көтү...

Көчле рухлы, кешелекле, авырлыкларга бирешмәгән кешеләр турында китаплар чыгарганнар. Андый кешеләр безнең белән янәшәдә яши. Сүзем Дөбъяз авылында яшәүче Шәрипов Галимҗан Шакир улы турында.

Галимҗан 1944 нче ел-ның 25 июлендә кызып Бөек Ватан сугышы барган елда гаиләдә 4 нче бала булып дөньяга килә. Аның атасы Шакир абый гомере буе көтү көтеп, төрле колхоз эшләрендә катнашып, кышын ауга йөреп гаиләсен ачлыктан коткарып, көне-төне тырышып эшли. Галимҗанның әнисе Рәҗәп апа да гомере буе колхозда эшли. Шакир абый белән бергә алар 6 малай тәрбияләп үстерәләр. Шәриповлар гаиләсенең балалары: Илдус, Рәхимҗан, Газизҗан, Галимҗан, Хасыймҗан һәм Илдар. Шакир абыйның балалары төрле елларда дөнья белән хушлашалар. 6 баладан бары бер Галимҗан гына исән. Тиздән аның 70 яшьлек юбилее.

Галимҗанның тормышы ул елларда яшәгән кешеләрдән аерылып тормый. Дөбъяз урта мәк-тәбендә 4 сыйныфны тәмамлагач, ул укуны ташлап, әтисе белән җәен "Үзәк" колхозында көтү көтә башлый. Шакир абыйлар гаиләсе иписез, аш-сусыз булмады. Икенче - дүртенче сыйныфларда укыганда тәнәфес вакытында берничә малай Галимҗанга ияреп кайтып, Рәҗәп апа салган тәмле ипине туйганчы ашаганнар әле дә истә. Бик ачык, юмарт гаилә иде бу. Галимҗанның кешелекле, ярдәмчел булып үсүе дә гаиләдә алган тәрбиядән киләдер.

Галимҗан 1962 нче елда военкомат юлламасы белән Усадта шоферлар курсларында укып чыга. Курслардан соң Совет Армиясе сафларына хәрби хезмәткә алына. 3 ел солдат хезмәте үтәп, исән-сау авылга әйләнеп кайта. Кайту белән Дөбъяз электр челтәренә эшкә керә. Электрик һөнәрен дә бик тиз үзләштереп, олыгаеп баручы ата-анасына, энеләренә тормыш алып барырга булыша. Дүрт сыйныф кына белеме булуга карамастан, эшендә яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Алдынгы шофер-электрик булып районның барлык авылларында электрлаштыру эшләрендә актив катнаша.

Үзенә дә тормыш корырга вакыт җиткәч, Дөбъязның уңган, тыйнак кызы Ләләне тормыш иптәше итеп сайлый. Берсеннән- берсе матур ике кыз бала дөньяга килә. Зөлфия белән Гөлфия бик тырыш, эшчән, ата-аналарына, кешеләргә бик игътибарлы, ярдәмчел, тәртипле булып үстеләр. Икесе дә мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамладылар. Зөлфия күп еллар инде балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, Гөлфия Республика клиник шифаханәсендә шәфкать туташы булып хезмәт куя. Алар инде күптән үз тормышлары белән яшиләр. Галимҗанның биш оныгы бар. Бүгенге көндә Галим-җан олы кызы Зөлфия, кияве Самат тәрбиясен-дә яши.

Реклама

Балалар үстерүе Галимҗанга җиңел булмады. Өйләнгәч, балалар тугач, үзенә нигез корып, төзү эшләре бетте дигәндә, түбәдән егылып төшеп, бик озак урын өстендә ята, инвалид булып кала. 70 ел гомереңнең 39 елын гарип булып яшәү бик авыр булуын әйтеп тә торасы юк. Нинди көч, нинди сабырлык кирәк була Галимҗанның үзе-нә, аның тормыш иптәшенә, балаларына, туганнарына. Умырткасына, эчке органнарына зыян килү сәбәпле, күп еллар корсет киеп йөрергә мәҗбүр була. Корсетларын салгач, булдыра алганча энеләренә, дусларына, күршеләренә ярдәм итәргә тырышты. Ләлә күп еллар орлык тикшерү лабораториясендә, аннан соң авыл Советы бухгалтериясендә эшләде.

1993 нче елда Галимҗанның тормыш иптәше Ләләнең вакытсыз вафат булуы гаиләгә авыр хәсрәт булып ятты. Авыр көннәр артта калды, әмма Ләләнең вафат булуы гаиләдәге һәркемнең йөрәгендә төзәлмәслек яра калдырды. Алар әле дә Ләләне бик сагынып искә алалар. Галимҗан инде 21 ел үзенең тормыш иптәше Ләләсеннән башка яши. Ләкин аңа кызлары Зөлфия һәм Гөлфия, кияве Самат, оныклары үзләренең игътибары, якты йөзләре белән кайгы-хәсрәткә бирелмичә яшәргә көч биреп торалар.

70 ел гомер аз түгел. Туры юлдан тайпылмыйча, кайгыларга бирешмичә, кешелеклегеңне югалтмыйча яши белү көчле рухлы кешеләргә генә хас. Ә Галимҗан нәкъ шундыйларның берсе.

Мин Галимҗан дустымны аның барлык туганнары, тирә-күршеләре, кызлары-кияүләре, авылдашлары, тормыш иптәше Ләлә Мәннәф кызының бар туганнары исеменнән 70 яшьлек юбилее белән котлыйм. Аңа озын гомер, саулык-сәламәтлек, балаларының җылысын, тәрбиясен тоеп, тыныч яшәвен телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев