Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

Матур эз калдырып ките

Быелгы кәбисә елында халыкка хезмәт иткән, бөтен халык мәхәб-бәтен яулаган шәхесләр бер-бер артлы бу дөнья белән мәңгегә хушлашып, бакый дөньяга күчтеләр. Шундыйлардан Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, чит илдә эшләп, татар дөньясын анда таныткан Равил Бохараев һәм башкалар. Ә безнең Коркачык авылы кешеләре өчен Мансур Мөхәммәтхан улы Хәсбиуллинның кинәт, 45 яшьтә...

Быелгы кәбисә елында халыкка хезмәт иткән, бөтен халык мәхәб-бәтен яулаган шәхесләр бер-бер артлы бу дөнья белән мәңгегә хушлашып, бакый дөньяга күчтеләр.
Шундыйлардан Туфан Миңнуллин, Шәүкәт Биктимеров, чит илдә эшләп, татар дөньясын анда таныткан Равил Бохараев һәм башкалар.
Ә безнең Коркачык авылы кешеләре өчен Мансур Мөхәммәтхан улы Хәсбиуллинның кинәт, 45 яшьтә вакытсыз вафат булуы аяз көнне яшен суккан кебек булды.
Мансур 5 балалы ишле гаиләдә үсә. Әтисе Мөхәммәтхан абый, сугыш инвалиды булса да, бик тырыш кеше иде. Хатыны Хәмсәнә апа белән бергәләп кеше арасында балаларын ач-ялангач итмәделәр, чиста пөхтә итеп киендерделәр, хезмәт сөючән итеп үстерделәр. Кызлары бик тәр-типле, тәрбияле, уңганнар.
Типсә тимер өзәрлек Мансур авыргалады шул.
Нишләтәсең бу йөрәкне,
Бәйләп куеп булмый бит!
Җиңелрәк эшкә дә күчеп карады Мансур. Төшенкелеккә бирелмәде, кеше арасында сынатмады, һәрвакыт шат күңелле булды. Йорт җирен ныгытты.
Туганнары арасында, күршеләр арасында Мансурга соклана торган иң күркәм сыйфатларның берсе - аның туганчыллык хисләренең олылыгы, аз гына авырлык килгәндә дә искиткеч ярдәмчел булуы, юмартлыгы.
Мансурның быел авыл халкын шаккатырганы шул булды: ул кызыл кирпечтән, түбәсенә ай куеп, зират йорты салдырды. Мансур авылда бай кешеләрдән саналмый бит. Аның бу изге эше Коркачык авылы кешеләрендә аңа карата олы хөрмәт хисләре уятты. Кечкенә генә булса да, бу йорт кешеләргә изгелек-яхшылык эшләүнең бөек үрнәге булып тора.
Шул уңайдан мин мәктәптә үзем балаларга өйрәткән Муса Җәлил сүзләрен газета укучыларның исенә төшерәсем, Мансурга багышлап әйтәсем килә:
«Үзең үлсәң, эшең калсын мең яшәрлек имән булып». «Янып калсын гомерең маяк булып, үзеңнән соң килгән буынга».
Кеше китә, җыры кала, диләр. Мансур китте, аның сөекле хатыны, 2 кызы, якын туганнары калды.
Ә авыл халкына йөз елларга җитәрлек истәлек булып, түбәсенә ай куелган зират йорты тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев