Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАННАРЫ

КАРТЛЫКНЫ ОЛЫЛАП

Өлкән буын бөтен нәрсәдә үрнәк булып тора. Аларга җитди сынаулар һәм кыенлыклар аша үтәргә туры килде, авырлыкларны намусларына тап төшерми уздылар. Бөек Ватан сугышы фронтларында Туган ил өчен көрәштеләр, тылда тир түктеләр, җимерелгән халык хуҗалыгын торгыздылар, тыныч тормышта да беренче чиратта туган илләре, аннан соң гына үзләре турында уйладылар. Ветераннар...

Өлкән буын бөтен нәрсәдә үрнәк булып тора. Аларга җитди сынаулар һәм кыенлыклар аша үтәргә туры килде, авырлыкларны намусларына тап төшерми уздылар. Бөек Ватан сугышы фронтларында Туган ил өчен көрәштеләр, тылда тир түктеләр, җимерелгән халык хуҗалыгын торгыздылар, тыныч тормышта да беренче чиратта туган илләре, аннан соң гына үзләре турында уйладылар.
Ветераннар - һәр гаиләнең терәге. Сез, буыннарны берләштереп, тормыш тәҗрибәгез һәм белемегезне яшьләр белән уртаклашасыз, бернигә дә карамастан, матур киләчәкнең булачагына өметегезне өзмисез.
Өлкән кешеләр турында кайгырту яшь буынның күңелендә көндәлек зарурлык булырга тиеш.
Безнең районда октябрь ункөнлеге бәйрәмчә һәм фидакарь хезмәтләре өчен ветераннарга рәхмәт хисләрен белдерү белән уза.
Ветераннарның район советы исеменнән өлкәннәрне олылаулары һәм хөрмәтләүләре өчен район хакимияте җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына һәм район хезмәтләре, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләренә чын күңелдән рәхмәт белдерәм.
Шәхсән үз исемемнән пенсия фонды Идарәсе җитәкчесе Харис Нуретдин улына зур рәхмәтемне җиткерәсем килә.
Агымдагы елның октябрь ункөнлегендә пенсия фонды Идарәсе үз ветераннарын яңа бинага чакырды. Очрашу ветераннарга карата зур игътибарлылык һәм хөрмәт белән яхшы мөнәсәбәттә узды. Харис Нуретдин улы очрашуга чакырылган кайбер ветераннарның килмәвенә борчылды. Әңгәмә мул итеп әзерләнгән табын янында узды. Бөтенебезнең күңеле күтәренке, сөйләшү дә эчкерсез, эшлекле булды. Узганнарны искә төшердек. Ветераннар бик канәгать калдылар һәм җылы каршылаулары, бүләкләр тапшырулары өчен рәхмәт белдерделәр. Пенсия фонды Идарәсендә эшләүчеләрнең барысына да эшләрендә уңышлар теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев