Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

УТ БЕЛӘН САК БУЛЫРГА КИРӘК

2011-2012 елларның көзге-кышкы чорында Идел буе федераль округының субъектлары территориясендә 9008 янгын чыкты, 727 кеше, шул исәптән 49 бала һәлак булды, 654 кеше имгәнде, җәрәхәтләнде. Янгын 4117 бина-корылманы юк итте, 1 млрд. сумлык матди зыян килде. Янгын китереп чыгарган төп сәбәпләр: - ут белән саксыз эш итү - 2233 очрак...

2011-2012 елларның көзге-кышкы чорында Идел буе федераль округының субъектлары территориясендә 9008 янгын чыкты, 727 кеше, шул исәптән 49 бала һәлак булды, 654 кеше имгәнде, җәрәхәтләнде. Янгын 4117 бина-корылманы юк итте, 1 млрд. сумлык матди зыян килде.
Янгын китереп чыгарган төп сәбәпләр:
- ут белән саксыз эш итү - 2233 очрак (13%);
- мичләрнең (төтен юллары) төзек булмавы һәм мичтән файдаланганда янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү - 3282 очрак (20%);
- электр җиһазларының корылышы һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу - 1260 (7,5%);
- ут төртү - 1650 (10%).
Хөрмәтле гражданнар! Яшәгән урыныгызда янгын чыгуга юл куймас өчен:
1. Урын өстендә тәмәке тартмагыз. Исегездә тотыгыз: тәмәке һәм исерткеч эчемлекләр - янгын чыгуның актив "ярдәмчеләре".
2. Балконда тәмәке тартмагыз, тәмәке төпчеген аска ыргытмагыз.
3. Эшләп торучы электр приборларын караучысыз калдырмагыз.
4. Электрүткәргеч һәрвакыт төзек булсын, электр челтәренә берьюлы күп приборлар тоташтырмагыз, кулдан эшләнгән электр приборлары һәм "жучок"лардан файдаланмагыз.
5. Электр лампалары һәм башка яктырткычларга кәгазь һәм тукыма капламагыз.
6. Балконнар, лоджияләргә, шулай ук эвакуация вакытында чыга торган урыннарга, баскыч тирәләренә мебель, җиһазлар һәм тиз кабынучан әйберләр (яна торган сыеклыклар) өймәгез.
7. Керү урыннары баскыч урнашкан җирдән аерым булмаса, подвалларга һәм цоколь катларына янучан материаллар куймагыз.
8. Балаларны караучысыз калдырмагыз, аларны ут белән эш итү кагыйдәләренә өйрәтегез.
9. Кухняда яки башка бүлмәләрдә аз гына газ исе килсә дә, лампочкаларны кабызмагыз, ачык уттан файдаланмагыз, шунда ук бинаны җилләтә башлагыз, газ кранын ябыгыз һәм газ яки коткару хезмәтен чакырыгыз.
Тагын бер тапкыр кабатлыйбыз: «Янгынны сүндергәнгә караганда булдырмый калуы җиңелрәк».
Янгын чыккан очракта "01", "112" телефоннары буенча шалтыратыгыз, нәрсә януы турында, адресыгызны һәм фамилиягезне ачык, аңлаешлы итеп әйтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев