Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Пиротехник әйберләр белән сак булыгыз!

Мондый әйберләрне алганда аларның сертификатын, рус телендә язылган инструкциясе булуны, яраклылык срогы күрсәтелүне тикшерү зарур. Яньчелгән-сытылган урыннары булган, корпусы яки филтәсенә зыян килгән әйберләрдән файдаланырга ярамый. Пиротехник әйберләрнең куелган таләпләргә туры килүе мәҗбүри расланган булырга тиеш. Аларны продукциянең сакланышын тәэмин итә, аңа турыдан-туры кояш нурлары төшми, яңгыр-кар сулары чылатмый торган...

Мондый әйберләрне алганда аларның сертификатын, рус телендә язылган инструкциясе булуны, яраклылык срогы күрсәтелүне тикшерү зарур.

Яньчелгән-сытылган урыннары булган, корпусы яки филтәсенә зыян килгән әйберләрдән файдаланырга ярамый. Пиротехник әйберләрнең куелган таләпләргә туры килүе мәҗбүри расланган булырга тиеш.

Аларны продукциянең сакланышын тәэмин итә, аңа турыдан-туры кояш нурлары төшми, яңгыр-кар сулары чылатмый торган кибетләрдә, бү-лекләрдә, павильоннар, секцияләрдә генә сатарга мөмкин. Кибет 2 катлы икән, пиротехник әй-берләр сата торган бүлекләр югары катта булырга һәм эвакуация ишекләренә орынып тормаска тиеш. Ваклап сату-сәүдә объектларында пиротехник әйберләрне саклаганда түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:

- әйберләрдән файдалану инструкциясе таләпләрен үтәргә;

- кимчелекләре булган пиротехник продукцияне аерым сакларга;

- складларда пиротехник продукцияне башка товарлар белән бергә саклау тыела;

- сәүдә залының гомуми мәйданы 25 кв. метрдан ким булган сәүдә объектларында пиротехник әйберләр саклый торган биналар булдырырга ярамый;

- сәүдә залына пиротехник әйберләр тутыру билгеләнгән нормадан артып китмәсен. Сәүдә залы мәйданы 25 кв. метрдан кимрәк булган объектлар өчен пиротехник әй-берләр күләме 100 килограммнан артмаска тиеш;

- бер үк вакытта саклана һәм сатыла торган пиротехник әйберләр 1200 килограммнан артмаска тиеш;

- сәүдә объектларында пиротехник әйберләр янгынга каршы бүлгеләр белән бүлеп куелган биналарда сакланырга тиеш.

Пиротехник продукцияне сатканда түбәндәге куркынычсызлык таләпләре үтәлергә тиеш:

- сәүдә биналарында көнкүреш билгеләнешендәге пиротехник әйберләрнең үрнәкләре куелган витриналар сатып алучыга әйберләрдәге язмалар белән танышу мөмкинлеге бирә, әмма аларны тотып, эшләтеп карарга рөхсәт ителми;

- көнкүреш билгеләнешендәге пиротехник әй-берләр җылыту приборларыннан, җылыту системасыннан 0,5 метр читтәрәк торырга тиеш;

- үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибетләрендәге залларда көнкүреш билгеләнешендәге пиротехник әйбер-ләр бары тик махсус секцияләрдә сатучы-консультантлар тарафыннан гына сатыла.

Пиротехник әйберләрне файдалану тыела:

- теләсә нинди функциональ билгеләнештәге биналарда;

- шартлау һәм янгын куркынычы булган территорияләрдә, тимер юллар, нефть үткәргечләр, газ үткәргечләргә, электртапшыргычлар линиясенә якын урыннарда;

- түбәләр, балконнар, лоджияләр һәм биналарның алга чыгып тора торган урыннарында;

- сәхндә, стадионнарда һәм башка спорт корылмаларында;

- митинг, демонстрация, күп кешеле пикетлар вакытында;

- мәдәни мирас объектларында, тарих һәм мәдәният һәйкәлләре янында, зиратлар һәм дини корылмалар, тыюлыкларда.

Халык күп җыела торган урыннарда куркынычлылыгы буенча 3 нче класска караган пиротехник әйберләр кулланып фейерверклар уздырганда алдан техник шартлар эшләнергә тиеш. Анда фейерверк әйберләрен урнаштыру пунктларын күрсәтеп, урынның схемасын кертергә, куркынычсыз зона чикләрен, шулай ук саклау урынын күрсәтеп, корылмаларга кадәрге куркынычсыз араны күздә тотарга кирәк.

Тамашачылар җилгә каршы якта булырга тиешләр. Фейерверк уздыру урыныннан биналарга һәм тамашачыларга кадәрге куркынычсыз ара кулланыла торган пиротехник әйберләрнең инструкциясендәге таләпләрне искә алып билгеләнә.

Пиротехник әйберләр кулланыла торган мәйданнарда тәмәке тарту һәм ачык уттан файдалану, шулай ук мондый әйберләрне калдырып китү тыела.

Фейерверк уздырыласы урыннарны әйләндереп алырга һәм янгын сүндерүнең башлангыч чаралары белән тәэмин итәргә кирәк. Фейерверк уздырганда әлеге урынны саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү аны уздыручы оешмага йөкләнә.

Пиротехник әйберләр кулланганнан соң территория барлык калдыклардан чистартылырга тиеш.

Кешеләр күпләп җыела торган объектларда (мәк-тәпләр, мәдәният йортлары, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре), сәүдә һәм офис биналарында чыршылар куйганда таләпләрне үтәмәү очраклары бар. Чыршыларны эвакуация юлларына куялар һәм шуның белән юлны тарайталар; чыршыны целлулоид уенчыклар, марля, мамык, кулдан ясалган гирляндалар белән бизиләр; электр приборларына якын урнаштыралар яки аслыкка ныклап беркетмиләр.

Алда санап киткән тәртип бозулар янгын чыгуга китерергә, шулай ук кешеләрне бинадан чыгарганда кыенлыклар тудырырга мөмкин.

Республикада һәр бишенче янгын электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу аркасында чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев