Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

КӨЗГЕ-КЫШКЫ ЧОРДА ЯНГЫН КУРКЫНЫЧЫ АРТА

2011-2012 елларның көзге-кышкы чорында Татарстанда 1714 янгын чыкты, аларда 144 кеше һәлак булды, 127 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнде. Янгын 490 бина-корылманы юкка чыгарды. Матди зыян 48 млн. сум тәшкил итте. Янгынга китерүче төп сәбәпләр: - ут белән саксыз эш итү - 592 янгын (34,54%); - электр җиһазларын урнаштыру һәм алардан...

2011-2012 елларның көзге-кышкы чорында Татарстанда 1714 янгын чыкты, аларда 144 кеше һәлак булды, 127 кеше төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләнде. Янгын 490 бина-корылманы юкка чыгарды. Матди зыян 48 млн. сум тәшкил итте.
Янгынга китерүче төп сәбәпләр:
- ут белән саксыз эш итү - 592 янгын (34,54%);
- электр җиһазларын урнаштыру һәм алардан файдалану кагыйдәләрен бозу - 428 янгын (24,97%);
- мич чыгару һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу - 333 янгын (19,43%).
Хөрмәтле гражданнар! Җылыту сезонында янгыннарга юл куймас өчен түбәндәге таләпләрне үтәргә кирәк:
1. Төтен юлларын кимендә өч айга бер тапкыр чистартып торырга. Мичкә ягар алдыннан аның төзеклегенә инанырга кирәк. Ярыклар яки тишекләр булса, аларны балчык белән әйбәтләп сылап чыгарга.
2. Эшләп торган электр приборларын пәрдәләр, обой ябыштырылган стеналар һәм яна торган башка әйберләр-гә якын куймаска. Квартирадан беразга гына чыгып киткәндә дә электр приборларын челтәрдән алып калдырырга кирәк.
3. Төзек булмаган газ җиһазларыннан файдалану тыела. Бу очракта иң куркынычы - торбаүткәргечләр, тоташтыргыч төеннәр яки газ плитәләре горелкаларындагы герметиклык бозылган очракта газ чыгып тору. Бинада яки йортта газ исе килгәндә шырпы сызарга, электр утын кабызырга һәм сүндерергә ярамый.
4. Торак йортларда һәм квартираларда электр счетчикларына "жучок"лар кую һәм ватык электр приборларыннан файдалану катгый тыела. Бер розеткага берьюлы берничә прибор тоташтырып, электр челтәрендәге көчәнешне арттырмагыз. Электр, газ яки җылыту приборлары эшләгәндә, мич янып торганда кечкенә балаларны караучысыз калдырмагыз.
Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү генә йортыгызны имин итәр. Янгын чыккан очракта "01", "112" телефоннары буенча шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев