Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИМИНЛЕК

Куркыныч янәшәдә генә

Янгын часте тагын бер кат җәйге чорда янгын чыгу куркынычының бик зур булуын искә төшерә. Янгын куркынычы зур булу һәм әледән-әле йортларда янгын чыгу сәбәпле, "Татарстан Республикасы буенча Федераль янгын хезмәтенең 7 нче отряды" ФГКУның 113 нче янгын часте биектаулыларга мөрәҗәгать итә. Хөрмәтле биектаулылар! Исегездә тотыгыз: - учак ягу, коры...

Янгын часте тагын бер кат җәйге чорда янгын чыгу куркынычының бик зур булуын искә төшерә.
Янгын куркынычы зур булу һәм әледән-әле йортларда янгын чыгу сәбәпле, "Татарстан Республикасы буенча Федераль янгын хезмәтенең 7 нче отряды" ФГКУның 113 нче янгын часте биектаулыларга мөрәҗәгать итә.
Хөрмәтле биектаулылар! Исегездә тотыгыз:
- учак ягу, коры үләнгә ут төртү, көнкүреш калдыкларын һәм бушаган тартмалар, савытларны яндыру тыела;
- урманда учак ягу, шулай ук урман янында калдыклар, чүп-чар яндыру катгый тыела;
- урманда янгын чыкмасын өчен табигать кочагында ял итүдән баш тартырга.
Янгын куркынычсызлыгының гади генә кагыйдәләрен тагын бер кат исегезгә төшерәбез:
1. Беркайчан да коры үләнгә ут төртмәгез.
Ташлар алдыннан тәмәке төпчеген һәм шырпыны әйбәтләп сүндерегез.
2. Янгын чыкканын күр-сәгез, битараф кына узып китмәгез. Дөрли башлаган үләннәрне үзегез дә сүндерә аласыз. Төтен исе сизсәгез, ул урынга якынрак килеп, нәрсә януын ачыклагыз. Якын-тирәдәге сулыктан алып, су сибегез, туфрак ыргытыгыз. Сүндерү өчен яфраклы агачларның 1,5-2 метрлы ботакларын, юеш өс киемнәре, тыгыз тукымадан файдаланыгыз. Ут капкан җиргә, урталыкка таба себерү хәрәкәтләре ясап, селтәнеп-селтәнеп бәргәләгез. Ботакларны икенче тапкыр шул ук урынга тидерергә тырышыгыз, себеркене гел әйләндергәләп торыгыз. Ут капкан урын зур мәйданда булмаса, таптап сүндерегез, ялкынга агач кәүсәсенә һәм ботакларына үрмәләргә ирек бирмәгез. Кемне дә булса, ярдәм сорап, якындагы авылга җибәрегез.
3. Янгынны сүндергәч, ул урыннан утның яңадан кабынмаячагына инангач кына китегез. Янгын чыгуы турында «112» телефоны буенча шалтыратыгыз (кәрәзле телефоннан бушлай).
4. Янгынны үз көчең белән генә сүндереп булмаячагын аңлау белән үк куркынычсызрак урынга китеп, шунда ук янгын сагы хезмәткәрләрен чакыртыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев