Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘТЕР

Снайперларча төз атучылар

Биектау районының егерме мәктәбе укучылары ату ярышларында катнаштылар. Искиткеч зур вакыйга - Сочидагы кышкы Олимпиада тәэсирендә, шулай ук массакүләм-оборона эше айлыгы кысаларында "ТУЛПАР" мәктәптән тыш эш Үзәге, РОСТО (ДОСААФ) һәм "Форпост" укучылар арасында пневматик винтовкадан ату ярышлары уздырдылар. Күп еллардан бирле килә торган гадәт буенча ярышлар Дөбъяз урта мәктәбе спорт...

Биектау районының егерме мәктәбе укучылары ату ярышларында катнаштылар.

Искиткеч зур вакыйга - Сочидагы кышкы Олимпиада тәэсирендә, шулай ук массакүләм-оборона эше айлыгы кысаларында "ТУЛПАР" мәктәптән тыш эш Үзәге, РОСТО (ДОСААФ) һәм "Форпост" укучылар арасында пневматик винтовкадан ату ярышлары уздырдылар. Күп еллардан бирле килә торган гадәт буенча ярышлар Дөбъяз урта мәктәбе спорт залында булды.

Һәр мәктәптән бәйгедә катнашачак укучылар билгеләнгән сәгатькә тиешле урынга килеп җиттеләр. Балаларның остазлары - тормыш иминлеге нигезләре укытучылары белән бергә кайсы урыннан атачакларын карап-өйрәнеп йөрүләре, үз мөмкинлекләре турында уйланулары буенча фикер йөрткәндә бирегә яхшыларның да яхшылары җыелганлыгы аңлашылды.

- Мондый массакүләм акциянең төп бурычы - сәламәт яшәү үрнәген пропагандалау, яшь талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, - дип аңлатты "ТУЛПАР" тәрбия эше үзәге директоры Наталья Владимирова. - Пневматик винтовкадан ату егетләрдә һәм кызларда патриотлык хисе тәрбияли. Өлкән сыйныф укучыларын хәрби эшкә өйрәтәләр, армия хезмәтенә әзерлиләр.

Яшьләрнең хәзер компьютер уеннары белән мавыгуы берәүгә дә сер түгел, әмма чын ату тирында уздырган хәтта бер сәгать вакыт та компьютер каршында утырудан күпкә файдалырак.

Ату турнирларын барлык мәктәпләр дә уздырды һәм иң яхшы дүрт атучы район этабында катнашты. Укучыларга иң төз атучылар дигән исемне яулау өчен көрәшергә кирәк булды. Гомуми уңыш команда составындагы һәр кешедән тора - тупланган очколар бергә кушыла һәм команда зачетына керә. Һәр атучы өч тапкыр сынау өчен, биш тапкыр зачетка - сигез тапкыр атты. Балалар остазларының йөзенә кызыллык китермәделәр, әйбәт нәтиҗәләргә ирештеләр. Мондый тәҗрибә аларга Кораллы Көчләрдә хезмәт иткәндә бик тә ярап куяр.

Дөбъяз мәктәбе укучысы Эльвина Әхмәтшина мөмкин булган 50дән иң күп - 47 балл туплады. Ул кечкенәләр группасында кызлар арасында җиңү яулады. Икенче урында Шуманнан Илүзә Сәлахова, өченчедә - Алаттан Олеся Исаева. Кечкенәләр группасында үсмерләр арасында җиңүче 1 нче Биектау урта мәктәбе укучысы Булат Мәрдәнов, икенче урында - Чыпчыктан Динар Алиев, өченчедә - Дөбъяздан Илнур Миңлебаев.

Өлкәннәр группасындагы үсмерләр арасында иң яхшысы Дөбъяз урта мәктәбеннән Булат Җә-ләлиев булды. Икенче урында - Чыпчыктан Рушан Әгълиуллин, өченчедә - Айбаштан Илшат Низамиев. Кызлар арасында өлкәннәр группасында Дөбъяз мәктәбе укучысы Регина Булатова җиңүче булды, икенче урында - 1 нче Биектау мәктәбеннән Эльвира Зиннәтуллина, өченчедә - Әлдермештән Алсу Шәехова.

Команда зачетында беренче урынга Дөбъяз урта мәктәбе чыкты. Икенче урында - 1 нче Биектау урта мәктәбе. Ә өченче урынны Шәпше һәм Мүлмә урта мәктәпләре бүлеште.

Тормыш иминлеге нигезләре укытучылары да төз атуда көч сынаштылар. Беренче урынны Биектаудан Сергей Фомин яулады, икенче - Суыксудан Марат Камалов, өченче-дә - Мүлмәдән Руслан Гарәфиев.

Призлы урыннарны яу-лаучыларның спорттагы казанышлары Мактау грамоталары һәм призлар белән билгеләп үтелде. Һәм монда иң мөһиме - ирешелгәндә туктап калмау, алга бару, осталыгыңны камилләштерү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев