Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
ГАЗЕТА УКУЧЫЛАР ИҖАТЫ

Түтәлдә гөмбә үстереп кара

Бу хәл бик күптән булса да, һич истән чыкмый. Үзара очрашкан саен шул елларны, вакыйгаларны искә төшерәбез. Ул болай була.

Юртышта янгын вакытында кемдер су ташырга чиләк, кемдер багор, балта ише әйберләр алып килгән. Без дә буш килмәдек. Янгын машинасы килеп җиткәнче утны сүндереп бетерә язган идек инде, ләкин күбебез шактый гына юешләнде. Дүрт егет янгын булган урыннан кайтышлый бездә кайнар чәй эчеп җылынып чыгарга килештек. Чәй янына егетләргә гөмбә дә тәкъдим иттем. Бар да куанышып риза булдылар. Шунда  Наил исемле укытучы егет: ”Рәис дус, синең гөмбәң бик тәмле булса да, никтер кәмит күренә, монда ниндидер орлыклар да бар бит. Кайдан һәм кайчан җыйдың син аларны, кайда үсә алар,  ничек дип аталалар? Җәй буе диярлек Мәмдәлдә булдым, җыярга мин дә барган булыр идем”- ди. Шунда күрше Зөфәр: “Горецки гөмбәсе” бу, аның чәчәге дә  бар иде бугай” - дип өстәп куйды. Ә Дамир: “Рәис дус, бу телеңне йотарлык гөмбә булган икән“- дип,  миңа мактау сүзләре яудырды. Ә инде мин аны җыйгач та, ваклап турап, нәкъ гөмбә маринадлагандагы кебек тәмләткечләр: борыч, канәфер, дәфнә яфрагы, тоз, укроп орлыгы, лимон кислотасы ише әйберләр салып эшләгәнемне төшендердем. Ләкин кайда үсә, нинди урында, кайчан җыярга кирәк икәнен бик сорасалар да  әйтмәдем. Табынга куйганда күп итеп суган турарга кирәклеген  һәм көнбагыш мае саласын искәрттем.  Аларның хәтта алып бармаганга  үпкәлиселәре дә килде бугай. Серне аларга атна-ун көн үткәч кенә чиштем. Бу “гөмбә” бакчада, түтәлдә үсә торган гади патиссон  иде. Белмәгәннәр белеп торсыннар - аны да рәхәтләнеп  гөмбә урынына файдаланырга  була.

                                                          Рәис САТТАРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев