Россиядә озак еллар никахта яшәүчеләргә түләү кертергә тәкъдим ителде
Россия Дәүләт Думасында 50 ел һәм аннан да күбрәк вакыт рәсми никахта яшәгән ир белән хатыннар өчен бердәм федераль түләү кертү тәкъдим ителде. Аның күләме кимендә 20 мең сум булырга тиеш дип фаразлана.
Озак еллык никахлар өчен бердәм ярдәм чарасы тәкъдим ителде
Бу тәкъдим белән Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Буцкая чыкты. Ул әлеге башлангычны Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяковка юллаган.
Тәкъдимдә ил күләмендә гаилә юбилярларын котлауның бердәм тәртибен булдыру да карала. Шулай ук түләүне индексацияләү яки киләсе юбилей даталарына аны арттыру мөмкинлеге тәкъдим ителә.
Кайбер төбәкләрдә мондый ярдәм инде бар
Татьяна Буцкая сүзләренчә, кайбер төбәкләрдә озак еллар бергә яшәгән гаиләләргә ярдәм чаралары инде гамәлдә. Аның фикеренчә, ныклы һәм күпьеллык никахлар гаилә кыйммәтләренең һәм үзара ярдәмләшүнең мөһим үрнәге булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев