Гаиләнең яңа түләве: керем, гаилә составы һәм башка факторлар
Россиядә яңа гаилә түләвенең күләме һәр очракта индивидуаль рәвештә исәпләнәчәк һәм берничә факторга бәйле булачак. Бу хакта эксперт Елена Цацура хәбәр итте, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, төп рольне ата-аналарның рәсми керем дәрәҗәсе, гаилә составы һәм яшәү төбәгендәге яшәү минимумы зурлыгы уйный. Шуңа күрә һәр очракта түләүнең соңгы суммасы нык аерылырга мөмкин.
Россия Социаль фонды мәгълүматларына караганда, гаризаларны кабул итү 1 июньнән башлана. Документларны «Госуслуги» порталы, КФҮ (МФЦ) яки фондның клиент хезмәтләре аша тапшырырга мөмкин.
Эксперт аңлатуынча, бу түләү асылда физик затлар кеременә салымның (НДФЛ) бер өлешен кире кайтару булып тора. Ел нәтиҗәләре буенча НДФЛ 6% ставкасы белән яңадан исәпләнә, ә аерма гариза бирүчегә кире кайтарыла.
Түләүгә ике һәм аннан күбрәк 18 яшькә кадәрге (яки көндезге уку формасында 23 яшькә кадәрге) балалары булган эшләүче ата-аналар дәгъва итә ала. Шул ук вакытта гаиләнең бер кешегә туры килгән уртача кереме төбәк буенча яшәү минимумының 1,5 тапкырыннан артмаска тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев