Биектау районында Бөтенроссия балаларга ярдәм күрсәтү көне узды
ГАИЛӘ

Биектау районында Бөтенроссия балаларга ярдәм күрсәтү көне узды

Бүген Биектау районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм күрсәтү көне кысаларында киң колачлы аңлатма-агарту һәм консультация чаралары үткәрелде.

Аларның төп максаты — балаларның, аларның әти-әниләренең һәм гаилә-балалар белән эшләүче белгечләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру.

Бу көнне түбәндәге категорияләр өчен бушлай юридик ярдәм оештырылды:

— мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче гаиләләргә,

— күпбалалы әти-әниләргә,

— тәрбиягә алынган балалар һәм аларның гаиләләренә,

— ата-ана каравыннан мәхрүм калган баланы уллыкка яки тәрбиягә алырга теләүче гражданнарга.


Нет комментариев