Реклама
ГАИЛӘ
Биектау районының Егоровлар гаиләсе Татарстанда иң яхшы гаилә исеменә лаек булды
Казан кремлендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хәләл җефете Гөлсинә ханым республиканың иң күркәм гаиләләре хөрмәтенә тантаналы кабул итү чарасы оештырды.
Әлеге күркәм чара быел унынчы мәртәбә уздырыла. Биектау районыннан әлеге чарага Олег Викторович һәм Эльмира Зиннәтҗановна Егоровлар гаиләсе чакырылган иде. Алар икесе дә Биектау районы үзәк хастаханәсендә эшлиләр. Олег Викторович – терапевт, ә Эльмира Зиннәтҗановна хастаханәнең хирургия бүлеген җитәкли. Аларның гаилә корып яши башлауларына да 25 ел вакыт узган. Тантаналы чарада Егоровлар Биектау данын тагын да югары күтәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев