Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

“ТӨП БУРЫЧ – ТОТРЫКЛЫЛЫК”

Узган шимбә, 10 ноябрьдә эчке эшләр хезмәткәрләре - полицейскийлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Урнашкан гадәт буенча бу көнне тәртип сагында торучылар узган эшкә йомгак ясыйлар, алдынгыларны билгеләп үтәләр, эшчәнлекләрен анализлыйлар. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмгә багышланган чарасы да шундый план нигезендә узды. Бәйрәм залында полицейскийлар...

Узган шимбә, 10 ноябрьдә эчке эшләр хезмәткәрләре - полицейскийлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Урнашкан гадәт буенча бу көнне тәртип сагында торучылар узган эшкә йомгак ясыйлар, алдынгыларны билгеләп үтәләр, эшчәнлекләрен анализлыйлар. Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмгә багышланган чарасы да шундый план нигезендә узды. Бәйрәм залында полицейскийлар белән бергә район, көч структуралары җитәкчеләре, район эчке эшләр бүлеге ветераннары, предприятие һәм оешма директорлары, катлаулы хезмәтләрендә булышучылар да бар иде.
- Бүгенге көндә безнең төп бурычыбыз - тотрыклылыкны тәэмин итү, - диде үзенең чыгышында Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлеге начальнигы Рөстәм Гариф улы Минҗанов. - Бүген илдәге хәл полициядән бик күп нәрсәләр таләп итә. Мин катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле көчле, бердәм коллективка җитәкчелек итә башлавыма шат. Безнең хезмәтнең нигезен тәшкил итә торган принциплар бүген дә җиренә җиткереп үтәлә.
Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллин бүлек эшчәнлеген югары бәяләде, коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды. Җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча полиция начальнигы урынбасары полиция подполковнигы Фәнис Мәхмүт улы Хәйдәров районда булдырылган "ТРның Биектау муниципаль районын үстерүдәге казанышлары өчен" дигән медальгә лаек булды.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы полиция майоры Ленар Рөстәм улы Сафиуллин һәм полиция старшинасы шофер Ленар Рәис улы Фәсәхиев Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.
- Автомобильләр саны арта, ә юллардагы фаҗигаләр саны кими. Бу, әлбәттә, ЮХИДИ инспекторлары һәм әлеге хезмәт җитәкчесенең казанышы, - диде район башлыгы.
Муниципальара бүлек начальнигы Р.Г.Минҗанов районның иң яхшы полицейскийларына "За отличие в службе" дигән
1 нче дәрәҗә Россия Эчке эшләр министрлыгы медальләре тапшырды. Илнең мондый югары бүләгенә полиция прапорщигы Наил Фоат улы Әскәров, полиция старшинасы Илшат Габделфәрит улы Гарипов, полиция старшинасы Рамил Равил улы Гарипов, полиция өлкән лейтенанты Рөстәм Шәрифулла улы Гыйззәтуллин, полиция майоры Геннадий Михайлович Жиленко, полиция капитаны Владимир Александрович Маньков, полиция майоры Динар Рафаэль улы Нә-гыймов, полиция прапорщигы Сергей Александрович Романчев, полиция майоры Фәнил Фидаил улы Сәлахов, полиция өлкән лейтенанты Илнур Искәндәр улы Сафин, полиция прапорщигы Рәшит Ибраһим улы Сәхипов, полиция подполковнигы Рафис Госман улы Хәлиуллин лаек булды.
Бүләкләнүчеләрнең барысына да катлаулы хезмәтләрен яратып башкару, куелган бурычларны тормышка ашырганда кыюлык һәм тәвәккәллек, бер-берсенә ярдәм итеп эшләү хас. Полиция өлкән сержанты Азат Әсхәт улы Әмиров, эчке хезмәт старшинасы Илнар Хәйдәр улы Вәлиев, полиция прапорщигы Илһам Хәйдәр улы Галиев, полиция старшинасы Юрий Андреевич Герасимов, эчке хезмәт старшинасы Рамил Наил улы Гыйниятуллин, полиция капитаны Ләйлә Рәдиф кызы Җамалиева, полиция старшинасы Зөлфәт Зөфәр улы Зарипов, полиция капитаны Марсель Рифат улы Зарипов, юстиция капитаны Гаптрәхим Наил улы Мортазин, эчке хезмәт капитаны Гүзәл Фоат кызы Садыйкова, эчке хезмәт капитаны Гөлгенә Мөбарәкша кызы Сәфәрова, полиция майоры Ленар Рөстәм улы Сафиуллин, эчке хезмәт старшинасы Ленар Рәис улы Фәсәхиев, полиция капитаны Хәлил Шамил улы Шәмсетдинов, полиция өлкән сержанты Марат Газинур улы Яруллин да үз эшләренең чын осталары булып торалар, һөнәри бәйрәм көнендә аларны Россия Эчке эшләр министрлыгының III нче дәрәҗә "За отличие в службе" дигән медаль белән бүләкләделәр. Эчке эшләр бүлегендә озак еллардан бирле намус белән эшләүче хезмәткәрләргә бу көнне чираттагы званиеләр бирелде. Хезмәттәшләре һәм муниципальара бүлек җитәкчеләре аларны погоннарындагы яңа йолдызлар белән тәбрикләделәр. Р.Г.Минҗанов шулай ук һөнәри бәйрәм уңаеннан шәхси составның акчалата премияләр белән бүләкләнүе турында да әйтте.
Район суды рәисе Харис Ха-симҗан улы Вәлиуллов та полиция коллективын бәйрәм белән котлады.
- Хезмәтегезнең ни дәрәҗәдә катлаулы, куркыныч һәм кыен булуын без барыннан да яхшырак аңлыйбыз, - диде ул. - Эшегезнең нәтиҗәләрен күрсәтүче документлар безгә килә. Кемнеңдер ваемсызлыгы аркасында җинаятьчеләр җәзасыз калмасын, алар закон нигезендә тиешле җәзаларын алсыннар.
Элекке хезмәттәшләрен котларга Хәмзә Бари улы Нургалиев та килгән.
- Биектау район эчке эшләр бүлегенә җитәкчелек иткәндә мин бүлек коллективында чын һөнәр осталары, үз эшләрен яхшы белүче батыр кешеләр эшләве белән горурлана идем, - диде ул. - Без суд, прокуратура һәм башка хокук саклау органнары белән һәрвакытта да бер-беребезне аңлап эшләдек. Бу традицияләрнең бүген дә нык булуына мин бик шат.
Хәмзә Бари улы шулай ук эчке эшләр бүлеге ветераннарын котлады, яшь полицейскийларга сайлаган хезмәтләренә турылыклы булуларын, үзләрен лаеклы тотуларын теләде.
Бәйрәмдә "Бөреле" ябык акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Марат Азат улы Җаббаров муниципальара бүлек коллективына уңышлар теләп чыгыш ясады:
- Шәһәргә терәлеп урнашканлыктан, районыбыз - иң катлаулы районнарның берсе. Полицейскийларга авыр хезмәтләрендә уңышлар, сәламәтлек, шушындый бердәм коллектив булып озак еллар эшләүләрен телим, - диде ул.
Элекке полицейскийлар булмый. Эчке эшләр органнарының үзенчәлеге дә шунда: ветераннар яшь хезмәткәрләргә ярдәм итәргә, киңәш белән дә, эш белән дә булышырга һәрвакыт әзерләр. Район башкарма комитеты җитәкчесе Раил Әюп улы Зәйнуллин чыгышында төп игътибарны менә шушыларга юнәлтте.
Мәдәният бүлеге артистлары эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре өчен матур бәйрәм концерты әзерләгәннәр иде. Районның иң яхшы җырчылары һәм музыкантлары башкаруында киң таралган көйләр яңгырады. 1 нче Биектау урта мәктәбе коллективы бәйрәмне тантаналы һәм истә калырлык итүгә үзеннән зур өлеш керткән.

Рәсемнәр: эчке эшләр хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмендә.
А.Тимонин фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев