Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Һәр нәрсәгә үз фикере бар иде

Узган елның 26 ноябрендә Бөек Ватан сугышында катнашучы, халык мәгарифе ветераны, сугыш һәм хез-мәт ветераннарының Биектау район советының элекке рәисе, Туган ил алдындагы казанышлары өчен сугышчан орденнар һәм күп медальләр белән бү-ләкләнгән Александр Васильевич Корольков вафат булды. Коммунист Корольков Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының иң югары бүләге - "Партия...

Узган елның 26 ноябрендә Бөек Ватан сугышында катнашучы, халык мәгарифе ветераны, сугыш һәм хез-мәт ветераннарының Биектау район советының элекке рәисе, Туган ил алдындагы казанышлары өчен сугышчан орденнар һәм күп медальләр белән бү-ләкләнгән Александр Васильевич Корольков вафат булды.

Коммунист Корольков Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе Үзәк Комитетының иң югары бүләге - "Партия батырлыгы" дигән орден белән бүләкләнде. КПРФның Татарстан региональ бүлегендә мондый орденга лаек булучылар бармак белән генә санарлык. Александр Васильевич - шундыйларның берсе. Ул ихлас күңелле, намуслы, гадел кеше иде. Җәмгыятьнең көн-дәлек тормышындагы җитешсезлекләргә тән-кыйть күзлеге аша карады. Ялагайлыкны, ике-йөзлелекне, властька ябышып ятучыларны, хыя-нәтчеләрне, әшнәчелекне бер дә яратмады. Ул "Биектау хәбәрләре" - "Высокогорские вести" газетасының актив хәбәрчесе булды. Күбрәк тәнкыйть мәкаләләре язды, чөнки гадел тәнкыйть һәрвакытта да җитешсезлекләрне бетерүгә юнәлтелә. Тикшерүләр уздырылды, кимчелекләрдән котылу юллары буенча киңәшләр бирелде. Мин үзем дә Александр Васильевич кебек фикер йөртәм.

А.В.Корольковның соңгы дүрт-биш елда газетага язган мәкаләләрен кызы Тамара, җыеп, бергә туплаган. Соңгы елларда чыгып йөри алмаганлыктан, мин ай саен аның янына партия взносы алырга һәм сөйләшеп утырырга килә идем. Безнең әңгәмә 2-3 әр сәгатькә сузыла. Киң карашлы, тирән белемле кеше булганлыктан, узган сөйләшүдәге бер сүзне дә яңадан кабатламый. Мин аны һәрвакытта да игътибар белән тыңлый идем. Тормыш тәҗрибәсе дә зур бит - 86 яшькә кадәр матур һәм мәгънәле итеп яшәү турында күпләр хыялланадыр. Сәламәтлекне сатып алып булмый шул.

Аның яшь офицер чагында фронт юлларында ниләр күрүен бер мәка-ләдә генә язып бетерә торган түгел.

Шулай сөйләшеп утыра-утыра төш вакыты җит-кәнне дә сизми калганбыз. Аның тугры тормыш иптәше, хезмәт ветераны, зур хезмәт стажына ия педагог Мария Григорьевна: "Җитте сезгә, табында аш суына," - дип чакырып ала. Әле табын янында да без хәзерге тормыш, узганнар, эш, әйләнә-тирәбездәге шәфкатьле һәм бик үк шәфкатьле булмаган кешеләр турында гәп корабыз. Көндезге сәгать икедә Александр Васильевич ял итеп алырга ята.

Хәзерге вакытта район газетасын алдыручылар мин язган мәкаләләрне укыйлар. Миңа син Корольков урынына калдың, дип тә әйтәләр. Бу сүзләрне шатланып һәм менә дигән әңгәмәдәшем һәм остазым истәлеге итеп кабул итәм. Аңа башкалар да нәкъ менә шундый мөнәсәбәттә. Мин моның белән бик тә горурланам.

Н.СОЛКИН, Коммунистлар партиясе ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев