Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

КӨЗЛӘРДӘ ДӘ ЯЗЛАР КАБАТЛАНА…

Гомер - агымсу диләр. Күзләрен күккә, зәңгәрсу болытларга төбәп аккан Казансу суы сыман, кайдадыр моңсу гына, кайда йөгерек-шаянланып, кайбер җирдә шаулап-бөтерелеп ага да ага икән. Әле кичә генә яз иде сыман... Гомер көзләре килеп ишек какканын сизми дә калганбыз. Әле кайчан гына Биектау төбәгенең төп хезмәт көчен тәшкил иткән ир-егетләр,...

Гомер - агымсу диләр. Күзләрен күккә, зәңгәрсу болытларга төбәп аккан Казансу суы сыман, кайдадыр моңсу гына, кайда йөгерек-шаянланып, кайбер җирдә шаулап-бөтерелеп ага да ага икән. Әле кичә генә яз иде сыман... Гомер көзләре килеп ишек какканын сизми дә калганбыз.
Әле кайчан гына Биектау төбәгенең төп хезмәт көчен тәшкил иткән ир-егетләр, хатын-кызлар бүген өлкән-нәр рәтендә. Әтиләрен яу кырында югалтып, ятим үскән балалар бүген инде үз оныкларын, аларның балаларын иркәли...
Һәр елның октябрь башында төбәгебез авылларында яшәүче әбекәйләрне-бабакайларны - үз жирлекләрендә, район үзәгендә гомер итүче өлкәннәрне хезмәт юлын узган оешмаларында зурлыйлар, хөрмәтлиләр. Быел да оешкан төстә узды өлкәннәр ункөнлеге районыбызда. Яшьлек елларында бер юллардан йөргән, туып-үскән төбәген күтәрүгә бөтен көчен куйган якташларыбыз өчен рәхәтләнеп очрашу-аралашу мөмкинлеге ул. Әнә бит, күзләрендәге сөенеч яшьләрен сөртергә дә онытып, шушы мөмкинлекне тудыручы житәкчелеккә рәхмәт укый алар. "Бер жирлектә яшәсәк тә, күптән күрешә алмаган авылдашлар-чордашлар белән очрашып, хәл-әхвәл белешү, исәнлек алышу үзе зур бәхет икән", - диешәләр. Ирексездән: "Ии, кадерлекәйләр, шушы бәхетегезне, булган саулыгыгызны күпсенмәсен иде әле Хак Тәгалә, алдагы гомерләрегезне дә хәерле, бәрәкәтле итсен иде", - дип теләп куясың.
Әлеге ункөнлекнең дәвамы буларак, әле күптән түгел генә оешкан Биектау якташлар жәмгыяте районыбыз тарихына якты эзләрен салган райондашларыбызны - авыл хужалыгының иң авыр тармагы булган терлекчелектә һәм, гомумән, халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә хезмәт куйган фидакарь өлкәннәрне Казан юридик институтына очрашуга чакырды. Тарих битләренә уелып калачак тәүге зур тантананың нәкъ менә шушы югары уку йортында узуы, аның житәкчесе, психология фәннәре кандидаты, доцент, полиция генерал-майоры, Биектау якташлар жәмгыяте идарәсе рәисенең беренче урынбасары Фоат Канәфи улы Зиннуровның күңел киңлеге турында сөйли. Жәмгыятьнең президенты Роберт Фәйзи улы Гыйләҗиев сәламләү чыгышында билгеләп үткәнчә, өлкәннәребезне хөрмәтләү белән беррәттән, якташлар өчен якыннанрак танышу, җылы аралашу мөмкинлеге иде бу. - Төбәгебезнең басу юлларын, чишмә буйларын, гүзәл урманнарын, авыл урамнарын үз кочагында әле дә саклаган яшьлек эзләрен сагынып җыелды алар бу бәйрәмгә. Узган еллар тузаны каплый алмаган, кендек каны тамган жирнең кадерен. Казан юридик институты хезмәткәрләре, студентлары көче белән әзерләнгән концерт программасына үрелеп барган һәрбер чыгышны, өлкәннәребез теленнән яңгыраган һәр сүзне йотарга әзер иде якташларыбызның һәркайсы. Күңел хатирәләреннән сыгылып чыккан сөенеч яшьләре аша Биектавыбызның көннән-көн үсә, ныгый баруына горурлык хисләре чагыла иде. Ә моның өчен райондашларның яше-карты тыңгы белмәс район башлыгы Рөстәм Галиулла улы Кәлимуллинга рәхмәтле.
Бер күрешү - үзе бер гомер дип юкка гына әйтмәгән зирәк халкыбыз. Башкалага юл тотканда ничектер сүлпәнрәк уйлар белән барган булсак, һәрберебезнең күңел түренә якты эзен салган бик тә дустанә, жылы аралашудан соң кайту юлында барыбызның да йөрәге бердәй тибә иде шикелле. Монда инде әлеге матур бәйрәм чарасының югары зәвык белән әзерләнгән мул табыннар артында узуы хакында сөйләп торырга кирәкми дә кебек. Чөнки, рухи азык, күңел сусаган ихлас аралашу, менә шул муллык-бәрәкәт аша һәрберебезнең йөрәк түрендә озак вакытка уелып калгандыр. Юкка гына алар: "Безгә шушы - үзе бер гомергә тиң булган очрашуны оештырган муниципаль район житәкчелегенең, Биектау якташлар жәмгыяте идарәсенең һәм моңлы җырлары, дәртле биюләре, шигъри телләре белән күңелебезне бик азга гына булса да яшьлек елларына алып кайткан якташларыбызның һәр җирдә йөзләрен яхшы, йөргән юлларын уң кылсын иде Хак Тәгалә дип теләмәгәннәрдер.

А.Тимонин фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев