Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Куанып-шатланып яшәргә насыйп булсын

Бөек Җиңүнең 66 еллыгында Олы Кавал авыл җирлегенең күп кенә сугыш ветераннары Биектау авылында барлык уңайлыклары булган яңа квартиралар алдылар. Андыйлар арасында фронтовик Әгъзам Җиһанша улы Җиһаншин да бар. Аңа инде 88 яшь. Якташыбыз 1942 нче елдан 1945 нче елга кадәр сугышта булган. Яу кырында ике тапкыр яраланган. Аңа бигрәк...

Бөек Җиңүнең 66 еллыгында Олы Кавал авыл җирлегенең күп кенә сугыш ветераннары Биектау авылында барлык уңайлыклары булган яңа квартиралар алдылар. Андыйлар арасында фронтовик Әгъзам Җиһанша улы Җиһаншин да бар. Аңа инде 88 яшь.

Якташыбыз 1942 нче елдан 1945 нче елга кадәр сугышта булган. Яу кырында ике тапкыр яраланган. Аңа бигрәк тә Харьков янындагы сугышларда авырга туры килә. Яралану аркасында аяксыз калып, инвалидлыкка чыкса да, тыныч тормышта ул колхозда үз авылында балта остасы булып эшли.

Ирле-хатынлы Җиһаншиннарга шушы көннәргә кадәр бергә яшәү бәхете елмайган. Әгъзам абый белән Фәймә апа биш егет тәрбияләп үстергәннәр һәм хәзерге көндә алар картайган әти-әниләре турында кайгыртып яшиләр.

Ветеранга квартираны Полковая урамындагы йорттан, дүртенче каттан биргәннәр. Олы Кавалның башка ветераннары һәм сугышта катнашучылары да квартираларны шушы йорттан алганнар.

Рәсемдә: Бөек Ватан сугышында катнашучы Әгъзам Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев