Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Исеме ил тарихыннан юкка чыкмас

Соңгы вакытта, либераллар, милләтчеләр, гомумән, Совет властена каршы кешеләрнең елына ике тапкыр (21 гыйнвар - Владимир Ильич Ленинны искә алу һәм 22 апрель - аның туган көнендә) "сезонлы" авырулары көчәя. Хрущевның үз теләге буенча Сталинны алган кебек, аларның да Ленинны Мавзолейдан алдырасылары килә. Соңгы тапкыр күмү инициативасы белән күпчелек партиясеннән...

Соңгы вакытта, либераллар, милләтчеләр, гомумән, Совет властена каршы кешеләрнең елына ике тапкыр (21 гыйнвар - Владимир Ильич Ленинны искә алу һәм 22 апрель - аның туган көнендә) "сезонлы" авырулары көчәя.

Хрущевның үз теләге буенча Сталинны алган кебек, аларның да Ленинны Мавзолейдан алдырасылары килә. Соңгы тапкыр күмү инициативасы белән күпчелек партиясеннән Дәүләт Думасының ике депутаты чыкты.

Мәскәү урамнарында пикетлар, митинглар һәм демонстрацияләр барганда чираттагы табут-күмү турындагы фикерне алга сөрү ахмаклык булып тоела. Моны коткы тарату дип атарга буламы? Әгәр бу шулай икән, башлап йөрүчеләр кискен каршылыкка очраячаклар. Илдә әлеге мәсьәләне катлауландыручылар халык арасында зур ризасызлык тудырачаклар. Мавзолейны якларга меңләгән мәскәүле чыгачак, башка төбәкләрдән дә халык агылачак.

Нобель премиясе лауреаты, Дәүләт Думасы депутаты Жорес Алферов В.И.Ленин Мавзолеен бөек архитектура һәйкәле һәм миллионлаган кеше өчен изге урын дип атап, аңа кагылмаска өндәде. Чөнки Ленинны соңгы юлга миллионлаган кеше озатты һәм ул ил халкы өчен изге булды. Узган ел Мәскәүдә В.И.Ленинның үлүенә 87 ел тулуга багышлап үткәрелгән чараларга игътибар итсәң, тантаналы йөреш һәм митингларның искиткеч зур булуын күрәсең. Илнең төп мәйданыннан, кызыл байраклар тотып, ветераннар һәм яшьләр, коммунист-депутатлар, гади мәскәүлеләр узды. Мавзолейга, шулай ук Кремль стенасы янында совет җитәкчеләре каберләренә чәчәкләр куйдылар. Россиянең башка шәһәрләрендә искә алу тантаналарында партия билетлары тапшырдылар.

Реклама

Митингларда чыгыш ясадылар, резолюцияләр, мөрәҗәгатьләр кабул иттеләр. "Без, коммунистларга, Ленин һәрвакытта да беренче Совет дәүләтенә нигез салучы, бөек сәяси һәм җәмәгать эшлеклесе булды һәм шулай булып кала. Ул әле бүген дә җәмгыятьнең мәгълүм бер өлеше куллана торган социалистик идеяләрне тормышка ашырды...", - дип билгеләп үтте Адыгейдан коммунистлар лидеры Е.Салов.

Шәһәрләрдә, башка урыннарда дөнья пролетариаты юлбашчысы В.И.Ленин һәйкәленә чәчәкләр куйганда кешеләр Совет власте һәм Ленин безне социаль гарантияләр белән тәэмин иттеләр, диделәр. Хезмәт, бушлай медицина ярдәме һәм белем алу хокукы һәм мөмкинлеге - болар турында сагынып искә алырга гына кала. Ленин - Россия тарихы гына түгел, ул - кешелек тарихында тирән эзләр калдырган тулы бер дәвер.

Н.СОЛКИН, хезмәт ветераны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев