Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

Бәйрәм белән, кадерле музей хезмәткәрләре!

18 май илебездә Бөтендөнья музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Безнең заманның үзенә генә хас үзенчәлеге - кешеләрнең илебезнең ерак үткәне һәм иң яңа тарихы, төрледән-төрле тарихи-мәдәни ядкарьләр, матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен туплау белән кызыксынуы. Биектау муниципаль районы территориясендә Иске-Казан дәүләт музей-тыюлыгы, Биектау Туган якны өйрәнү музее, С.Сәйдәшев, С.Габәши, 11...

18 май илебездә Бөтендөнья музейлар көне буларак билгеләп үтелә. Безнең заманның үзенә генә хас үзенчәлеге - кешеләрнең илебезнең ерак үткәне һәм иң яңа тарихы, төрледән-төрле тарихи-мәдәни ядкарьләр, матди һәм рухи мәдәният һәйкәлләрен туплау белән кызыксынуы.
Биектау муниципаль районы территориясендә Иске-Казан дәүләт музей-тыюлыгы, Биектау Туган якны өйрәнү музее, С.Сәйдәшев, С.Габәши, 11 мәктәп музее, башка уку йортларында һәм мәдәният учреждениеләрендә күпсанлы музей почмаклары эшли.
Музейлар халыкка, аеруча үсеп килүче яшь буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүче үзәкләрнең берсе булып торалар. Нәкъ менә аларда тарих җанлана кебек, музей экспонатлары аша күптән узган заманнарга, үткәндә калган вакыйгаларга рухың белән орынасың.
Чын күңелдән районның барлык музей хезмәткәрләрен шушы искиткеч матур бәйрәм - Бөтендөнья музейлар көне белән котлыйм. Барысына да корычтай нык сәламәтлек, илһам чишмәсенең саекмавын, озак елларга җитәрлек иҗат эшчәнлеге, зур һәм яңадан-яңа уңышлар телим.
Музей эше белән профессиональ шөгыльләнүчеләр дә, бу зур хезмәтне җәмәгать башлангычында алып баручылар да - тарихны, Туган ягыбызны яратучылар, үз эшләренең энтузиастлары.
Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сез музейларга йөрүчеләрнең күңеленә туган җиргә мәхәббәт, Ватанга тугрылык һәм аның белән горурлану, патриотизм кебек кыйммәтле сыйфатларны иңдерәсез. Боларның барысы өчен дә рәхмәт сезгә!

Рәсемдә: Иске-Казан музей-тыюлыгы.
А.Тимонин фотосы.



Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев