Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ИСТӘЛЕКЛЕ КӨН

АНА – БӨЕК ИСЕМ!

Без барыбыз да әниләргә рәхмәтле, чөнки безне дөньяга тудырган, күзләребезне ачтырган кеше ул. Синең тәүге тапкыр "әни" сүзен әйтүеңә дә, беренче кат йөреп китүеңә дә, әниең барысыннан да күбрәк куана. Үсә төшкәч тә, синең өчен ут йотып, бәла-каза килсә, төннәрен йокламыйча, кайгыручы да, шатлык килгәндә, синең белән бергә шатланучы да...

Без барыбыз да әниләргә рәхмәтле, чөнки безне дөньяга тудырган, күзләребезне ачтырган кеше ул.
Синең тәүге тапкыр "әни" сүзен әйтүеңә дә, беренче кат йөреп китүеңә дә, әниең барысыннан да күбрәк куана. Үсә төшкәч тә, синең өчен ут йотып, бәла-каза килсә, төннәрен йокламыйча, кайгыручы да, шатлык килгәндә, синең белән бергә шатланучы да - әни!
Әни! Әнием! Әнкәй! Күпме наз, ярату бу сүзләрдә. Ул безнең дөньядагы иң кадерле кешебез! Хәер, бу сүзләр белән килешмәүчеләр хәзер байтак. Алар әниләрен рәнҗетеп, сагышка салып яшиләр. Ни өчен? Үзләренә бу дөньяны бүләк иткән кешене кимсетергә ярыймы? Әлбәттә юк! Ә әниләр бу вакытта нишли дисезме? Алар үз балаларына игелек телиләр. Алар ышаналар, кайчан да булса балалары туры юлга басып, алардан гафу сорарлар, янәдән кечкенә вакыттагы кебек аларны яратырлар дип өметләнәләр. Хәер, әниләр үзләренең балаларына карата начар теләктә була алырлар микән? Әнкәйләребез, нинди генә булсак та, безне яратачаклар. Чөнки әниләр өчен баладан да кадерле, якын кеше юк. Шуңа да татар халкында шундый мәкаль бар: "Ана күңеле - балада, баланыкы - далада". Бу чыннан да шулай. Бала күп вакытта үзе турында уйлый, ә әнисен оныта. Минемчә, һәр кеше үзенең әти-әнисенә карата игътибарлы булып, аларга хөрмәт белән, яратып караса, дөньяда рәнҗетелгән әти-әниләр, картлар йортлары бөтенләй дә булмас иде.
Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә безнең кадерле әниләребезнең олы бәйрәме. Шул уңайдан мин дә үземнең әниемне һәм барлык Олы Кавал урта мәктәбе укытучыларын Әниләр көне белән тәбрикләргә телим. Барлык изге теләкләремне шушы үзем иҗат иткән шигырь юлларында чагылдырасым килә.
Әнием!
И әнием, бу дөньяда
Иң кадерле кешем син.
Иң матурым, иң юмартым,
Иң ягымлы - әнкәм, син.
Дөньяда иң якын кеше
И әнием, бу синдер.
Сине барысыннан да күп
Яраткан кеше миндер.
Безнең өчен яшисең син,
Эштә үтә көннәрең.
Рәхмәт сиңа барысы өчен,
Рәхәт үтсен гомерең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев