СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чын ир-егетләр сайлавы шундый була!
Махсус хәрби операция зонасында «Ислам» хәрби кушаматын йөртүче солдат яу кырына беренчеләрдән булып китәргә ниятли – үз теләге белән. Әмма хәрби зонага ул 2022 елның май аенда гына барып җитә. Ике ел эчендә ул берничә тапкыр яралана. Шуңа да карамастан, аякка басу белән ул кабат үзенең сугышчан дуслары янына ашкына.
-
Дөбьяз участок хастаханәсенә рентген аппараты кайтарылачак
Аппарат “Сәламәтлекне саклау” илкүләм проекты кысаларында медицинада башлангыч звеноны заманчалаштыру программасы кысаларында урнаштырыла.
-
«Виртуаль кесә» караклары көннән-көн активлаша бара
Халык алдакчылар кармагына эләгүдән туктамый Җинаятьчеләрнең мәкерле схемалары көннән-көн арта бара. Биектау районында агымдагы елның март аенда гына да дистанцион мошенниклык буенча 9 җинаять эше кузгатылды.
-
Эльмира Зарипова Биектау районына эшлекле визит белән килде
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Биектау районына эшлекле визит белән килде.
-
Татарстанда өлешчә мобилизацияләнгәннәрнең балаларына 20 шәр мең сум түләнәчәк
Татарстанда өлешчә мобилизация барышында запастан хәрби хезмәткә алынган кешенең һәр балигъ булмаган баласына бер тапкыр 20 мең сум күләмендә акча биреләчәк
-
Бала акчасын ничек саныйлар? Биектау районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рания Гайнетдинова белән ИНТЕРВЬЮ
Татарстан Республикасы хөкүмәтенең 2016 елның 10 сентябрендә кабул ителгән 625 нче Карары белән 16 яшькә җитмәгән балаларга ай саен бирелә торган бала акчасын түләү буенча үзгерешләр кертелде. Карарда балага акча билгеләгәндә гаиләдәге һәр кеше башына күпме керем туры килүен исәпләп чыгару тәртибе расланган. Шулай ук, аерым категория гражданнарга акчалата түләүләр,...
-
Россиядә дәүләт пособиеләренең 87 проценты мохтаҗ булмаганнарга түләнә
Илдә аз керемле халыкның 19 проценты социаль ярдәм алмый. Илдә ярлы халыкның 19 проценты социаль ярдәм алмый. Шул ук вакытта төрле льготалар һәм пособиеләрдән файдаланучыларның 87 проценты аңа мохтаҗ түгел. РФ Финанс министрлыгының фәнни-тикшеренү финанс институты һәм Бөтендөнья банкы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән. Дәүләт халыкны социаль тәэмин итүгә тулаем эчке...
-
Саубул, җәй!
Җәйнең ахыргы көннәре үтеп бара. Биектау районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре балалар өчен август ахырында "Саубул, җәй!" дип аталган спортлы, уенлы программа уәдырдылар. Үзәкнең тәрбиячеләре һәм психологлары хәрәкәтле уеннар, конкурслар һәм табышмаклар белән балаларның күңелләрен күрделәр. "Пиратлар хәзинәсе" дип аталган квест балалар күңеленә бигрәк тә хуш...
-
Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы артты
Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы республикада Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябрендә ТР Профсоюзлар Федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде. Килешүдә аңа кул куелган көннән алып, Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан...
-
Авыл җирлекләрендә җыеннар башланды
Һәр елның беренче аенда Биектау районында гражданнар җыеннары уздырыла, аларда узган елгы эшкә йомгак ясала, киләчәккә планнар корыла. Агымдагы атна башында Иске Казан, Ямаширмә, Алан-Бәксәр һәм Олы Битаман авыл җирлекләрендә 2015 елга йомгак ясалды. Җыеннарда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе...
-
Халык мәнфәгате өчен янып-көеп
10-11 декабрь көннәрендә Казанда "Татарстан Республикасының иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе" бәйгесенә йомгак ясалды. Бәйгедә Биектау районын Дача авыл җирлеге муниципаль берәмлеге башлыгы Руслан Ямалиев тәкъдим иткән иде. Анда Руслан 2-нче дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде. Беренче күрүдән, тәүге очрашудан алган тәэсирләр беркайчан да үзгәрми, диләр. Хәтердә нәкъ менә иң беренчесе уелып...
-
Инвалид балалар - гадәти мәктәптә?
Һәркемнең дә белем алырга хокукы бар. Әмма, сәламәтлекләренә бәйле рәвештә, барлык балалар да гомуми белем бирү мәктәпләрендә укый алмыйлар. Кагыйдә буларак, гадәти мәктәпләрдә ишетү, күрү, сөйләшү сәләте кимчелекле булган балаларны укыту өчен шартлар юк. Моннан тыш, инвалид балаларга мөнәсәбәт тә башкача: аларга даими игътибар таләп ителә торган авырулар, мәктәптә укый...
-
Искә төшерсәң...
Сугыш меңләгән баланың язмышын челпәрәмә китерде, якты һәм шатлыклы балачагыннан мәхрүм итте. Сугыш чоры балалары, кечкенә һәм хәлсез булсалар да, Җиңү көнен якынайтырга тырышалар. Бу афәт аларның дөньяда яши башлаган гына чорына туры килгәнлектән, ул сабыйлар башыннан бик күп кайгы-хәсрәт уза. Күпме баланы чит-ят җирләргә алып китәләр, ә күпмесе тумаган...
-
Инвалидларга субсидия-ташламалар бирүдәге яңалыклар
2015 нче елның 29 нчы июнендә чыккан "Россия Федерациясе Торак кодексына һәм РФнең кайбер закон актларына үзгәрешләр кертү турында" 176 нчы номерлы федераль закон үзләренә ничек тә булса кагылыр дип, ташлама ияләре уйлап та карамагандыр, мөгаен. Чынбарлыкта ул турыдан-туры кагыла. Закондагы яңалыклар һәм аларның асылы турында ТР Хезмәт, халыкны эш...
-
Яшьлек хатирәләрен яңартып
Картлык - кеше тормышының иң мөһим чоры. Аның нинди булачагы кешенең үзеннән һәм аның әйләнә-тирәсендәгеләрдән тора. Аларның бурычы - кешегә үзен башкалар арасында лаеклы хис итү мөмкинлеге тудыру, ялгызлыкны сиздермәү, аның күңелендә кирәксезлек хисе барлыкка китермәү. Парклар һәм скверлар елына, шулай ук Өлкәннәр көненә багышланган чараларны тормышка ашыру барышында өйләргә...