Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Саубул, җәй!

Җәйнең ахыргы көннәре үтеп бара. Биектау районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре балалар өчен август ахырында "Саубул, җәй!" дип аталган спортлы, уенлы программа уәдырдылар. Үзәкнең тәрбиячеләре һәм психологлары хәрәкәтле уеннар, конкурслар һәм табышмаклар белән балаларның күңелләрен күрделәр. "Пиратлар хәзинәсе" дип аталган квест балалар күңеленә бигрәк тә хуш...

Җәйнең ахыргы көннәре үтеп бара. Биектау районының "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре балалар өчен август ахырында "Саубул, җәй!" дип аталган спортлы, уенлы программа уәдырдылар.

Үзәкнең тәрбиячеләре һәм психологлары хәрәкәтле уеннар, конкурслар һәм табышмаклар белән балаларның күңелләрен күрделәр. "Пиратлар хәзинәсе" дип аталган квест балалар күңеленә бигрәк тә хуш килде. Чарадан соң балалар, гадәт буенча төрле тәм- томнар белән сыйландылар.

Үзәктәге бер ел эчендә зур үстеләр. "Биектау" хәйрия фондына җыелган акчалар "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе ярдәме белән алар быел яңа кирәк- яраклар белән мәктәпкә барачак.

Татгазинвест, Куркачи ХПП, «Элита», ЖБИ-маркет, «Сладкое подворье, ВСК-СОЮЗ, «Ашан», УПТК «Татмелиорация», ВСК, Волгокар җәмгыятьләренә акциягә битараф булмаулары һәм иганә ярдәме күрсәткәннәре өчен рәхмәтебезне җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев