Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Чын ир-егетләр сайлавы шундый була!

Махсус хәрби операция зонасында «Ислам» хәрби кушаматын йөртүче солдат яу кырына беренчеләрдән булып китәргә ниятли – үз теләге белән. Әмма хәрби зонага ул 2022 елның май аенда гына барып җитә. Ике ел эчендә ул берничә тапкыр яралана. Шуңа да карамастан, аякка басу белән ул кабат үзенең сугышчан дуслары янына ашкына.

 «Ислам» – хәрбиләр нәселеннән.  2000-нче елларда ул спецназда хезмәт итә. Анда алган хәрби тәҗрибә аңа Украина чигендә илебез чикләре бөтенлеген саклап сугышырга ярдәм итә. Махсус хәрби операция башлану белән «Ислам», ике дә уйлап тормый, хәрби комиссариатка китә. Әмма ул вакытта үз теләге белән китәргә теләүчеләрне кабул итмиләр. Озак та үтми ул хәрби операциягә, кыска вакытлы (4 айлык) контракт төзеп, китәргә мәҗбүр була.

“Хәрби комиссариатка килү белән медицина комиссиясе үттем, - ди «Ислам». – 2022 елның апрелендә хәрби укуларга киттем. Ә инде май аенда хәрби зонага килеп җиттем”.

 «Ислам» Харьков юнәлешендәге эзләү-күзәтү (разведка) частенда хезмәт итә башлый.

“Безнең колоннаны вертолетлар саклап барды, - дип дәвам итә  «Ислам». - Алар очып китү белән,  чикне үтеп, 2 сәгать тирәсе баргач та безне шунда ук атакага тоттылар. Шунда мин беренче чирканчык алдым”. Әмма үзәгенә үтәрлек очраклар алда булган икән. Харьков өлкәсенең Дробышево бистәсендә сатлык җан булуы ачыклана. Ул Россия  солдатларының кайда, нишләп йөрүләрен, аларның  координаталарын энәсеннән җебенә кадәр дошманга җиткереп бара.

“Без бер яшь гаиләнең өенә кергән идек. Аларның бер уллары һәм бер кызлары бар иде. Ишектән чыгуыбыз булды, безне минометтан  ата башладылар. Атыш малайны куркытырга гына өлгерде, чөнки аны кыска буе коткарып калды. Ә 9 яшьлек кызны кыйпылчык яралады. Аны тиз генә эвакуацияләдек. Кызганычка каршы, кызчыкны коткарып калып булмады. Кыйпылчык аның артериясенә тигән иде. Күрше йортта яшәүче, авыр хәлдә урын өстендә ятучы ир кеше дә атыш вакытында зыян күрде. Аңа беренче медицина ярдәме күрсәттек. Ул исән калды”, - дип искә ала  «Ислам».

Моннан ярты ел элек «Ислам» үзенең иң якын дустын -  Хәлил  Әмировны югалта.

“Без Хәлил белән хәрби операция зонасына килгән беренче көннән үк бергә булдык, –  ди «Ислам». - Мин яралангач ул миңа беренче  медицина ярдәме күрсәткән иде. Ул вакытта исән калуыма аңа гына бурычлы. Безнең беренче командирыбыз да Татарстаннан иде – Арча районыннан.   Без аның белән бергә фронтның алгы сызыгында көрәштек. Бәрелешләрнең берсендә дустым Хәлил рациядән кычкыра: «Иваныча нету, Фарит абый, нету, Родины нет. Пацаны погибли». Аның бу сүзләре әлегә кадәр колагымда яңгырый”.

 «Ислам»га бу минутларны искә алу ни дәрәҗәдә авыр икәнлеге йөзенә чыкты.  «Ислам» – мөселман кешесе, биш вакыт намазын калдырмый. Бер көнне ул иртәнге намазны укырга вакыт таба алмый интегә. Чөнки минут саен аларны атакага тоталар.

“Ул көнне алгы сызыкта моңарчы күрелмәгән хәл булды. Дошман тын алырга да бирмичә атып кына торды. Безнең өскә снарядлар явып кына торды. Яралылар бик күп иде. Кая карама - яралы, кая карама - кан.  Шулай да безне вертолетларда кыр госпиталенә озаттылар. Госпитальдә урын җитми. Минем белән бергә Донбасстан бер сугышчыны алып килделәр. Аның аягы өзелгән иде. Миңа 6 сәгать дәвамында  операция ясадылар. Ул вакытта да ату дәвам итте. Икенче көнне безнең тарафка оча торган дошман аппаратын күреп алалар һәм безне вертолетларда хәрби зонадан алып чыктылар. Кемдер - Волгоградка, кемдер Камышлыга эләкте. Мин анда бер айга якын дәваландым. Татарстанга кайткач тагын бер   операция ясадылар. Операциядән соң теккән урын ялганмый башлады. Озак кына дәваланырга туры килде”, - ди «Ислам».  

«Ислам» инде бүген кабат хәрби операция зонасына юл алды.

Аның белән булган әңгәмә ахырында ул  һәрберебез өчен мөһим булган сүзләрне  җиткерде: “Украина солдатларының  безнең халыкны ничек азаплаганын без үз күзләребез белән күрдек. Башында аз гына булса да акылы булган кеше андый вәхшилеккә бара алмый. Шундый хәлне күрә торып, ничек инде үз илеңне, үз халкыңны, үз дәүләтеңне, үз гаиләңне якларга бармыйсың ди. Безнең яубашы (главнокомандующий) берничә тапкыр кабатлады: «Сиңа яу белән киләләр икән – беренче булып сук! Сугышырга нияте булганнарга да беренче булып сук!»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев