Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Авыл җирлекләрендә җыеннар башланды

Һәр елның беренче аенда Биектау районында гражданнар җыеннары уздырыла, аларда узган елгы эшкә йомгак ясала, киләчәккә планнар корыла. Агымдагы атна башында Иске Казан, Ямаширмә, Алан-Бәксәр һәм Олы Битаман авыл җирлекләрендә 2015 елга йомгак ясалды. Җыеннарда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе...

Һәр елның беренче аенда Биектау районында гражданнар җыеннары уздырыла, аларда узган елгы эшкә йомгак ясала, киләчәккә планнар корыла. Агымдагы атна башында Иске Казан, Ямаширмә, Алан-Бәксәр һәм Олы Битаман авыл җирлекләрендә 2015 елга йомгак ясалды.
Җыеннарда Биектау муниципаль районы башлыгы Рөстәм Кәлимуллин, район башлыгы урынбасары Ләйсән Галәүтдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Сабирҗанов, район башкарма комитетының җаваплы хезмәткәрләре һәм оешма, учреждение җитәкчеләре катнашты.
Иске Казан авыл җирлегендәге җыенда иң башта җирлек башлыгы Гөлнара Закированың авылларның социаль йөзен үзгәртү һәм халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча соңгы елларда башкарылган эш турындагы чыгышы тыңланды:
- Безнең җирлеккә Коркачык, Татар Әйшәсе, Камаево, Югары Ия, Татар Урматы, Кызыл Күл, Рус Урматы - 405 йортлы, 1204 кеше яши торган җиде авыл керә. 2015 елда бездә 12 бала туды. Узган ел безнең авыл җирлегендә шатлыклы вакыйгалар күп булды. Федераль программа буенча Татар Әйшәсендә һәм Камаевода юллар салдылар. Алар хәзер Казандагы кебек тигез һәм киң! Моннан тыш, Камаевода авылны тоташтыручы күперне ремонтладылар. Татар Әйшәсендә һәм Камаевода модульле фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүгә дә халык бик сөенде. Коркачыкта яңа универсаль спорт мәйданчыгы ачылды.
Авыл җирлегендә башкарылган эшләр турында сөйләгәндә Гөлнара Равил кызы авылдагы тормышны яхшыртуга кагылышлы күп мәсьәләләрне хәл итәргә федераль программалар ярдәм итүенә аерым тукталды. Узган ел Иске Казан авыл җирлеге шундый сигез программада катнашты.
Үзенең чыгышында Гөлнара Закирова җирлек территориясендә шәхси ярдәмче хуҗалыклар программасының ничек тормышка ашырылуы турында сөйләде. Бу программа эшли башлаганнан бирле авыл кешеләре 23 миллион 512 сумлык 114 кредит алдылар. Хәзерге вакытта җирлектә 405 хуҗалык бар, бу һәр дүртенче гаилә ярдәм алган дигән сүз.
- Соңгы елларда авылларны үстерү программасы буенча алты яшь гаилә йорт салды. Сигез кеше йортны үз көче белән торгызды. Узган ел Коркачык авылында күп фатирлы ике йортка капиталь ремонт ясалды. Быел Коркачык авылында "Тузган торак" программасы буенча ике, Камаевода бер йортта яшәүчеләр тормыш шартларын яхшыртачак. Авылны үстерүдә зур ярдәм күрсәткәннәре өчен без ил, республика һәм үзебезнең Биектау районы җитәкчеләренә бик рәхмәтлебез.
Авылларны төзекләндерү буенча җирлектә зур эшләр алып барыла. Дүртенче ел рәттән иң яхшы йорт тирәсе дигән конкурс уздырыла һәм аңа Сабан туенда йомгак ясала. 2015 елда өй тирәләрен чәчәк түтәлләре белән гаҗәеп матур итеп бизәгән егерме йорт билгеләп үтелде. Андыйлар арасында Хәмзә Хәкимов, Фидания Гыйниятуллина, Гөлназ Галәветдинова, Гөлфия Әхмәтова, Алсу Кәлимуллина һәм башкалар бар.
Төзекләндерү һәм юлларны тиешле тәртиптә тоту эшен дәвам иттерү өчен авыл җирлеге грант буенча алган МТЗ-82 тракторы да бик зур ярдәм булып торачак.
Алдагы планнар турында сөйләгәндә Гөлнара Закирова 2016 елның Татарстанда сусаклагыч зоналар, ә Биектау районында чишмәләр елы дип игълан ителүен дә әйтеп китте. Узган ел авыл кешеләре ярдәмендә җирлектә чишмәләр ремонтланды һәм тәртипкә китерелде, ә быел аларны әйләндереп алырга кирәк булачак. Җирлекнең өч авылы Казансуга терәлеп диярлек урнашкан, шунлыктан елга ярларын төзекләндерсәң әйбәт булыр иде.
Аннары җыенга килүчеләр игътибарына 2015 елда Биектау районында булган төп вакыйгаларны яктырткан документаль фильм тәкъдим ителде. Гражданнар җыенында чыгыш ясаган район башлыгы Рөстәм Кәлимуллин биектаулылар алдына бүген нинди бурычлар куелуы турында сөйләде. Авыл халкын балаларын хезмәт тәрбиясе биреп үстерергә өндәде һәм узган сайлауларда актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерде.

Резида Мубаракова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев