Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Россиядә дәүләт пособиеләренең 87 проценты мохтаҗ булмаганнарга түләнә

Илдә аз керемле халыкның 19 проценты социаль ярдәм алмый. Илдә ярлы халыкның 19 проценты социаль ярдәм алмый. Шул ук вакытта төрле льготалар һәм пособиеләрдән файдаланучыларның 87 проценты аңа мохтаҗ түгел. РФ Финанс министрлыгының фәнни-тикшеренү финанс институты һәм Бөтендөнья банкы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән. Дәүләт халыкны социаль тәэмин итүгә тулаем эчке...

Илдә аз керемле халыкның 19 проценты социаль ярдәм алмый.

Илдә ярлы халыкның 19 проценты социаль ярдәм алмый. Шул ук вакытта төрле льготалар һәм пособиеләрдән файдаланучыларның 87 проценты аңа мохтаҗ түгел. РФ Финанс министрлыгының фәнни-тикшеренү финанс институты һәм Бөтендөнья банкы аналитиклары шундый нәтиҗәгә килгән.

Дәүләт халыкны социаль тәэмин итүгә тулаем эчке продуктының 3 процентын тота, ә илдәге аз керемле кешеләрнең табыш дефициты 1 процент тәшкил итә. Һич югы, чыгымнарның 29 проценты социаль өлкәгә үз адресы буенча эләксә дә, Россиядә ярлылык проблемасы чишелер иде, ди аналитиклар.

«Халыкка нәтиҗәле социаль яклау күрсәтү" аналитик язмасында һәр гаилә әгъзасының кереме яшәү минимумыннан түбән булган, чынлап ярлы булган һәр бишенче кешегә социаль ярдәм барып җитми, диелгән. Күпчелек өлеш дәүләт алдында казанышлары булган гражданнарны бүләкләүгә китә (139 чара), гражданлык хезмәтендә эшләгән яки югары риск булган очракта каралган (117 чара). Социаль ярдәм алучы күпчелек гражданнар категориясенә хезмәт ветераннары һәм авыл хуҗалыгы белгечләре керә. Экспертлар белдерүенчә, алар иң якланмаган гражданнар категориясе түгел.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, халыкның 71 проценты социаль программалар белән тәэмин ителгән (пенсияләрне санамыйча). Шул ук вакытта аз керемлеләрнең 19 проценты бөтенләй социаль ярдәм алмый.

"Мөгаен, алар төрле сәбәпләр аркасында социаль яклау органнары белән эшли алмаучы гражданнардыр, - дип фикерли Елена Авраамова. - Аның өчен мөрәҗәгать итәргә кирәк, социаль яклау органнарына мәрәҗәгать юк икән, алар гражданнар белән бу өлкәдә эшли алмый.

Эксперт сүзләренчә, Россиядә гражданнарның реаль хәлен белүче, аларга социаль ярдәм чыганакларын өйрәтүче структура юк. Тикшеренү авторлары фикеренчә, адреслы пособие (керем дәрәҗәсенә карап билгеләнүче), балага түләнүче айлык пособие, торакка субсидия, тормышта авыр очрак булгандагы бирелә торган пособиедән аңа мохтаҗ булганнарның 41 процентына гына файдалана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев