«Виртуаль кесә» караклары көннән-көн активлаша бара
Халык алдакчылар кармагына эләгүдән туктамый Җинаятьчеләрнең мәкерле схемалары көннән-көн арта бара. Биектау районында агымдагы елның март аенда гына да дистанцион мошенниклык буенча 9 җинаять эше кузгатылды.
Кызганыч, җиңел юл белән акча эшләүче җинаятьчеләр кармагына эләгүчеләр саны кимеми. Мошенникларны бик тиз генә табып, җинаять эшенә тарту җиңелләрдән түгел: аларның халыкны алдау ысуллары көн саен диярлек үзгәреп тора.
Күптән түгел Биектау районында яшәүче бер гражданинга “Синең банк картаңа куркыныч яный”, дип шалтыраталар. Имеш, әлеге гражданин исеменнән билгесез кеше 1 миллион сумлык кредит рәсмиләштерергә ниятли. Әмма гражданин кичекмәстән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә һәм полициягә “кайнар” эзләрдән мошенникны табу кыенлык тудырмый. Тик зыян күрүчеләр еш кына эш узганнан соң гына банкка яисә полициягә мөрәҗәгать итәләр. Дистанцион мошенниклар дистә еллар дәвамында халыкны алдап килә. Алар үзләрен кредит учреждениесенең куркынычсызлык бүлеге хезмәткәре дип таныштыралар. Телефон хуҗасының куркуга төшүен аңлап алуга, мошенник аның банк картасы реквизитларын һәм карта артындагы 3 саннан торган кодны сорап ала. Имеш ул банк картасыннан уйдырма мошенникның рөхсәтсез акча алуын туктата.
“Мошенник шалтыратуы белән банк хезмәткәре шалтыратуын ничек аерырга? Банк хезмәткәрләре рәсми телефоннардан гына шалтырата.Алар беркайчан да үзләренең клиентлары турында шәхси мәгълүматны, банк картасы реквизитларын, смс-парольне, кодны сорамый. Болар барысы да гражданин үзе генә белергә тиешле мәгълүмат. Мошенниклар 900 номерлы телефоннан шалтыратмыйлар, ә аңа охшаш номердан шалтыраталар. Алар 9 саны янына нольгә охшаган ике “о” хәрефен куялар. Әгәр сез банкның рәсми телефон номерын телефон кенәгәгезгә кертәсез икән, мошенниклар шалтыратуын бик тиз генә абайлый аласыз. Шуны истә тотарга кирәк, бернинди банклар да телефон аша җитди мәсьәләләрне хәл итмәячәкләр, өстәвенә, мәгълүматларны соратып алмаячаклар”, – дип хәбәр итте банкның куркынычсызлык идарәсендәге мошенниклыкка каршы тору бүлеге белгече Ольга Гәлләмова.
Бәлане булдырмый калуның иң җиңел ысулы – таныш булмаган кешеләр белән сөйләшү алып бармау, диләр банк һәм полиция хезмәткәрләре. Мошенниклар тозагына эләкмәүнең тагын берничә ысулы бар: банкларга онлайн-кредит бирүне туктатырга кирәк. Чөнки банк хезмәткәрләренең кешенең үзен күрми торып, шул кеше исеменнән кредит рәсмиләштергән очраклары да күп. Акча белән төрле онлайн-операцияләр ясауны да чикләргә кирәк, диләр белгечләр. Мәсәлән, күчерелә торган акчаның лимиты көнгә 5 мең сум гына булырга мөмкин. Кеше, мошенниклар тозагына эләкмәү максатыннан, банкның онлайн хезмәт күрсәтүеннән үз теләге белән баш тарта ала. Бүгенге көндә, банктан аерым карта алып, көндәлек кирәк-яраклар сатып алу өчен билгеләнгән акчаны шул картага салып куярга була. Бу очракта зур суммалы банк картасын сумкада яисә кесәдә йөртүнең кирәге дә калмый.
Мошенниклар кеше алдауның 1001 ысулын табалар: имеш, улың авариягә эләккән, аны коткарып калу өчен акча кирәк. Көтмәгәндә шалтыратудан гражданин каушап та калырга мөмкин. Кискен эмоциональ халәттә кеше мошеникка үзенең шәхси мәгълүматларын җибәрә. Телефонның теге очындагы мошенник үзен банкның иң югары даирәдәге хезмәткәре дип таныштыра. Кеше бу очракта да югалып калырга мөмкин. Чөнки “банкның куркынычсызлык идарәсе башлыгы”гының көр, ышанычлы тавышы кешегә төптән уйлап эш итәргә мөмкинлек калдырмый. “Немец психологы Лиоба Верт үзенең китабында мондый күренешне бик яхшы тасфирлап бирә, - ди психология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Ильдар Абитов. - Кеше бер дә көтмәгәндә килеп ирешкән хәбәрдән бик киеренке хисләр кичергәндә, үзе дә аңламыйча, һич кирәкмәгән карар кылырга мөмкин. Нәкъ менә шул хәлендә ул акчасын мошенниклар кулына күчерә дә инде”. Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, нәкъ менә шундый ысул белән кылынган җинятьләр ачылмый кала да инде. Чөнки бу очракта мошенникны табу бик кыен. Иң киң таралганнары интернет мәйданчыкларында товар сатып алу яки сату, ялган кредит бирү, йөк ташу, экстрасенсор хезмәтләр күрсәтү тәкъдиме белән башкарыла.
“Җинаятьнең очына чыкканчы полиция хезмәткәрләренә бик озын чылбырлар буенча барырга туры килә, - ди Биектау районы эчке эшләр бүлеге башлыгы Айнур Вәлиев. – Аларның IP-адресларын һәм компьютер челтәрендәге MAC-адресларын табу җинаятьнең очына чыгарга мөмкинлек бирә. Күптән түгел безнең хезмәткәрләр Тула өлкәсеннән кайттылар, декабрь аенда алар Красноярскида, аңа кадәр Омск шәһәрендә булганнар иде. Җинятьчеләрне бөтен Россия буенча эзлибез”.
Бүгенге көндә дә Биектау районында, республикадагы кебек үк, мошенниклык мәсьәләсе шактый кискен тора. 2022 елда мошенниклар тарафыннан дистанцион рәвештә 130 җинаять кылынган, шуларның 10 проценты ачылган. Күзгә карап кылынган караклык очраклары да байтак. Узган ел 70 шундый очрак теркәлгән. Кызганычка каршы, андый җинаятьләр дә арта бара. Үз исемен яшереп кенә булса да безнең белән элемтәгә кергән бер гражданин үзенең ни рәвешле мошенниклар кулына эләгүе турында сөйләде. “Мин уен приставкасы сатып алырга теләдем, - ди ул. – Сатучы миңа хәтта товарның бәясен төшерергә риза булды. Мин, әлбәттә, шатланып, аңа акчаның 50% ын алдан ук күчереп куйдым. Сатучы вацап аша аралашырга киңәш итте. Мин ул куйган барлык шартларны үтәдем. Шартлы “сатучы” миңа түләү турында квитанция дә җибәрде һәм товарны СДЭК (шәхси кешеләр өчен курьер хезмәте) аша җибәрергә вәгъдә бирде. Мин СДЭКка шалтыраттым, анда минем исемгә бернинди товар булмавы турында хәбәр иттеләр”. Онлайн-мошенниклар беркайчан тик ятмый, алар һәрвакыт эзләнүдә. Тормышта килеп чыккан һәр очрак өчен алар яшен тизлегендә ялган ысуллар уйлап табалар һәм мәкерле эшләрен башлыйлар. Банк һәм полиция хезмәткәрләре халыкны уяу булырга, билгесез номерлардан килеп ирешкән шалтыратуларга җавап бирмәскә, СМСларны инкарь итәргә өндәп тора. Бу темага мәгълүматлар даими җиткерелеп торса да, ни кызганыч, халык алдакчылар кармагына эләгүдән туктамый.
Энҗе Гәрәфиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев