Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
СОЦИАЛЬ ЯКЛАУ

Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы артты

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы республикада Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябрендә ТР Профсоюзлар Федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде. Килешүдә аңа кул куелган көннән алып, Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан...

Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы республикада Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә 2015 елның 2 октябрендә ТР Профсоюзлар Федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, Министрлар Кабинеты арасында Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде.

Килешүдә аңа кул куелган көннән алып, Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында эшләүче хезмәткәрләр өчен аена ким дигәндә 7309 сум күләмендә минималь хезмәт хакы билгеләнә.
Шуның белән бәйле рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә эшләүче һәм Килешүнең 1 һәм 5 статьяларында билгеләнгән тәртиптә үзенә карата бу килешү гамәлдә булган яки бу Килешү кагылган эш бирүче белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы хезмәткәрнең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру характерындагы түләүләрне дә кертеп), әлеге хезмәткәр шушы чорда эш вакыты нормасын тулысынча үтәгән һәм хезмәт нормаларын (хезмәт бурычлары) үтәгән шартларда, бу Килешүдә билгеләнгән минималь хезмәт хакы 2015 елның 2 октябреннән 7309 сумнан кимрәк була алмый.
Килешү тексты 2015 елның 9 октябрендә "Республика Татарстан" һәм 2015 елның 10 октябрендә "Ватаным Татарстан" газетасында бирелде.

Мәгълүмат өчен:
Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль учреждениеләре хезмәткәрләре өчен минималь хезмәт хакы "Минималь хезмәт хакы турында"гы Федераль закон нигезендә билгеләнә (ягъни 2016 елның 1 гыйнварыннан аена 6204 сум). Башкарма комитетның икътисад бүлегенең кайнар линия телефоны - 2-30-55; "Халыкның мәшгульлек үзәге" - 3-16-17.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев