Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәгән өчен – җавапка

Биектау районы прокуратурасы ТР Дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсенең Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге белән берлектә Олы Битаман, Олы Кавал, Каенлык, Өнсә, Мәмдәл, Мүлмә, Казаклар мәдәният йортларында, Чуваш Иле, Сая, Яңавыл авыл клубларында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның ничек үтәлүен тикшерде. Тикшерү барышында Россия Федерациясендә янгын куркынычсызлыгы турындагы законны һәм янгын...

Биектау районы прокуратурасы ТР Дәүләт янгын күзәтчелеге идарәсенең Биектау районы буенча күзәтү эшчәнлеге бүлеге белән берлектә Олы Битаман, Олы Кавал, Каенлык, Өнсә, Мәмдәл, Мүлмә, Казаклар мәдәният йортларында, Чуваш Иле, Сая, Яңавыл авыл клубларында янгын куркынычсызлыгы турындагы законнарның ничек үтәлүен тикшерде.

Тикшерү барышында Россия Федерациясендә янгын куркынычсызлыгы турындагы законны һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу фактлары ачыкланды. Аларның аеруча киң таралганнары: автомат янгын сигналлары, янгын турында халыкка хәбәр итү сигналлары, янгын куркынычсызлыгы чаралары турында инструкцияләр, янгын сүндерүнең башлангыч чаралары булмау һәм башкалар.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү бик күп кешенең янгын куркынычсызлыгы, үзенең, мөлкәтенең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең янгыннардан саклану хокукын боза.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча район прокуратурасы Биектау район судына Россия Федерациясендә янгын куркынычсызлыгы законын һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозуларны бетерү турындагы таләп белән 10 дәгъва гаризасы юллады.

Әлеге актлар хәзерге вакытта судта карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев