Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Ялыгыз борчулы булмасын

Җәйге отпуск яллары таулар артында түгел. Күбебез чит илләргә турпоходларга чыгарга, Идел буйлап сәяхәт кылырга планлаштыра. Юллама алырга ниятләгән очракта, нәрсәләрне белергә соң? Россия Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның 23 мартында "Туристлык продуктын реализацияләү буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" 254 нче карар чыгарылды. Туроператор белән проблемалар булган очракта ашыгыч...

Җәйге отпуск яллары таулар артында түгел. Күбебез чит илләргә турпоходларга чыгарга, Идел буйлап сәяхәт кылырга планлаштыра. Юллама алырга ниятләгән очракта, нәрсәләрне белергә соң?

Россия Хөкүмәте тарафыннан 2013 елның 23 мартында "Туристлык продуктын реализацияләү буенча хезмәтләр күрсәтү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында" 254 нче карар чыгарылды.

Туроператор белән проблемалар булган очракта ашыгыч ярдәм алу мөмкинлеге турында туристларга юллама алганчы ук мәгълүмат бирергә тиешләр. Туристлык продуктын реализацияләү Кагыйдәләре туристлык эшчәнлеге нигезләре турындагы законга таянып эшләнде.

Төзәтмәләр туризмның чит илләргә чыгу төренә кагыла. Килешү буенча туроператор тарафыннан бурычлар үтәлә алмаган, үтәлмәгән һәм тиешенчә үтәлмәгән очракта кулланучыга экстрен ярдәм күрсәтү турында килешү төзелгәнче туроператорның (тур-агентның) аңа мәгълүмат бирү бурычы каралган. Мондый ярдәм чит илләргә чыгу туризмы өлкәсендә туроператорлар берләшмәсенең компенсация фонды акчалары хисабына күрсәтелә.

Кулланучыга экстрен ярдәм алу өчен

әлеге берләшмәгә ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатырга тиешләр.

Килешү төзегән вакытта туристка әлеге берләшмәдә туроператорның әгъза булып торуы турында мәгълүмат бирәләр, аңа берләшмә һәм аның белән аралашу ысуллары (телефон, факс номерлары, электрон почта адреслары һәм башкалар) аңлатыла. Шулай ук экстрен ярдәм күрсәтелгән очракта туристның оешмага страховой акчалары яки оешма тарафыннан тотылган чыгымнар чикләрендә банк гарантиясе буенча суммалар түләнүгә хокуклары күчү турында язма рәвештә аңлатма бирәләр.

Турагент белән килешүдә мәҗбүри рәвештә туроператор белән элемтә ысулларын (телефон, факс номерлары, сайт, электрон почта адресы) күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев