Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

Ут төртү – үч алу алымы түгел!

2011 елда районда ут төртеп, кеше мөлкәтен юкка чыгару белән бәйле җинаятьләр күбәеп китте. Узган ел шундый 20 җинаять теркәлде, 2010 нчы елда 13 иде. Мондый җинаятьләрне ачу һәм тикшерү буенча районның хокук саклау органнары мәгълүм чаралар күрә. Агымдагы елның гыйнвар азагында Биектау районы прокуратурасы Россия Эчке эшләр министрлыгы "Биектау"...

2011 елда районда ут төртеп, кеше мөлкәтен юкка чыгару белән бәйле җинаятьләр күбәеп китте. Узган ел шундый 20 җинаять теркәлде, 2010 нчы елда 13 иде. Мондый җинаятьләрне ачу һәм тикшерү буенча районның хокук саклау органнары мәгълүм чаралар күрә.

Агымдагы елның гыйнвар азагында Биектау районы прокуратурасы Россия Эчке эшләр министрлыгы "Биектау" муниципальара бүлегенең алдан тикшерү органы РФ ҖК 167 ст. 2 нче өлешендә күздә тотылган (ут төртү юлы белән, белә торып, кеше мөлкәтен юкка чыгару) җинаять кылу турында җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады һәм судка юллады.

Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Биектау авылында яшәүче Ю. 2011 нче елның 12 декабрь төнендә исерек хәлдә, хулиганлык максатында, йозагын ватып, ТРның Биектау районы, Тимофеевка авылында урнашкан "Кибет" кибетенең ярдәмче бинасына үтеп керә һәм кулындагы газ уткабызгычы ярдәмендә андагы буш катыргы тартмаларга ут төртә. Шушы гамәл аркасында әлеге бина һәм аның эчендәге бөтен мөлкәт көлгә әйләнә һәм аның хуҗасына 84000 мең сумлык зыян килә.

Ю. шушы ук төндә (2011 елның 12 декабре) Биектау авылының Арбузов урамына килә һәм, дошманлык мөнәсәбәтендә булу сәбәпле, Б.ның мунча өйалдына керә, андагы чүпрәк-чапрак һәм газеталарга ут төртә. Әмма бу җинаять азагына кадәр китереп җиткерелә алмый, чөнки ут кабуны хуҗа хатын күреп ала һәм шунда ук сүндерә.

Алдан тикшерү барышында гаепләнүче Ю. югарыда әйтелгән җинаятьләр кылуда үзенең гаебен таныды, аңа карата яшәгән урыныннан башка җирләргә чыгып йөрмәү һәм үзен тәртипле тоту турында подписка алынды.

Мондый җинаять кылган өчен РФ ҖКның 167 нче статьясы 2 нче өлешендә күздә тотылган иң зур җәза - биш елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев