Биектау хәбәрләре

Биектау районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
РАЙОН ПРОКУРАТУРАСЫНДА

ТИЗЛЕКНЕ АРТТЫРУ КЕШЕНЕҢ ГОМЕРЕН ӨЗДЕ

Агымдагы елда районда шоферларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы сәбәпле кемнеңдер сәламәтлегенә зур зыян килү яки һәлакәткә юлыгучыларның үлеме белән тәмамланган җинаятьләрнең артуы күзәтелә. 2012 елның 9 аенда районда шундый 19 җинаять теркәлде. Әлеге җинаятьләргә китерүче төп сәбәпләр: шоферларның тизлек режимын үтәмәве, транспортка исерек хәлдә идарә итү һәм юл хәрәкәтенең башка...

Агымдагы елда районда шоферларның Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы сәбәпле кемнеңдер сәламәтлегенә зур зыян килү яки һәлакәткә юлыгучыларның үлеме белән тәмамланган җинаятьләрнең артуы күзәтелә. 2012 елның 9 аенда районда шундый 19 җинаять теркәлде. Әлеге җинаятьләргә китерүче төп сәбәпләр: шоферларның тизлек режимын үтәмәве, транспортка исерек хәлдә идарә итү һәм юл хәрәкәтенең башка кагыйдәләрен тупас бозу.
Район прокуратурасы агымдагы елның сентябрь ае азагында Россия Эчке эшләр министрлыгының "Биектау" муниципальара бүлегенең алдан тикшерү органы тәмамлаган (оконченное производством), юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның кешенең үлеменә китерү факты буенча РФ ҖКның 264 статьясы 3 нче өлешендә күздә тотылган җинаять кылыну турында чираттагы җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсе чыгарды һәм карау өчен судка җибәрде.
Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, Биектау районында яшәүче С. 2012 елның 8 нче августында (08.08.2012) якынча 22 сәгать 30 минутта ВАЗ-2106 җиңел автомашинасында Биектау станциясенең Совет урамыннан барганда РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең (РФ ЮХК) 10.1 пунктын бозып, юл һәм һава шартларын, аерым алганда, күрү мөмкинлегенең начар булуын исәпкә алмыйча, куркынычсыз хәрәкәт тизлеген сайламый, шуның нәтиҗәсендә рульне борып өлгерә алмый һәм, РФ ЮХКнең 9.9. пунктын бозып, юл читенә чыга, анда җәяүле А.И.Габдрахманованы таптата, А.И.Габдрахманова машина таптаткан вакытта алган тән җәрәхәтләреннән Биектау үзәк район больницасында вафат була.
Алдан тикшерү барышында гаепләнүче С. югарыда әйтелгән җинаять кылуда үзенең гаебен таныды, аңа карата чыгып китмәү һәм үзен тиешле тәртиптә тоту турында кул куйдыру (подписка о невыезде) чарасы күрелде.
Әлеге җинаятьне кылган өчен РФ ҖКның 264 статьясы 3 өлеше санкциясе нигезендә иң зур җәза - өч елга кадәр транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, биш елга кадәрле срокка ирегеннән мәхрүм итү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев